Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тутай авылында котырган төлке йорт ишегалдында йөргән. Моның ахыры ничек беткән?

Район ветеринария берләшмәсе баш эпизоотологы Ранис Нигъмәтуллин әйтүенчә, Татарстан Президенты карары белән ул котыру чире буенча кертелгән.

Биредә моннан берничә көн элек төлке төнлә Андреевлар  ишегалдына керә һәм аларның бәйдә торган эте белән сугыша. Тавышка чыккан хуҗалар, әйбер атып кугач, ул чыгып кача. Икенче көнне аны икенче урамда яшәүче Григорьевлар йортыннан ерак түгел табып алалар.  Лаборатория тикшерүләре төлкедә котыру чире булуын ачыклый. Шул сәбәпле, ветеринария табиблары шәхси хуҗалыкларда асралучы барлык терлекләргә, шул исәптән этләргә-мәчеләргә котыру чиренә каршы прививка ясыйлар. Вакциналаштыру болай да даими – елына ике тапкыр үткәрелә.

– Безнең Джекка  прививка сентябрь аенда ясалган иде. Участок ветеринария табибы Ренат Насыйбуллин аны  бәйдә генә тотарга һәм ун көн дәвамында күзәтергә кушты. Ул вакыт узды, бернинди үзгәреш юк, – ди Сергей Андреев. Григорьевларның урамда бәйдә торучы эте дә сау-сәламәт. Ул шулай ук вакциналаштырылган булган. Ә карантинга килгәндә, ул 19 июньгә кадәр дәвам итә һәм бу чорда авылга терлекләр, кош-корт кертү, аларны һәм терлекчелек продукциясен чыгару тыела. Ит-сөтне термик эшкәртүдән соң гына кулланырга ярый.

 

Баш фото: https://pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев