Яшел Буа: быел шәһәрдә күпме агач чәчәк утыртылган?
Күрәсездер, шәһәр күзгә карап үзгәрә, матурлана.
Быел урамнарга (яшеллек аз урыннарга) 800 төп агач утыртылды. Шушы көннәрдә тагын 100 төп утыртачаклар. Быел шәһәр каен, тупыл һәм япон айвасына “баеды”.
Берррәттән шәһәребез чәчәккә дә күмелә. “Буа МПЖКХ»сы (инженерлык челтәрләре) җәмгыяте эшчеләре 14450 данә чәчәк утырталар. Аерым алганда, Үзәк паркны 13610, Яшьләр паркын 7224 данә чәчәк бизи. Башлыча ике төрлесен - петунияләр һәм виолалар утырталар. Әлеге чәчәкләрнең яртысы оешманың үзенең теплицасында үстерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев