Кесә телефоны – министр бүләге
Узган шимбәдә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "Һөнәрендә иң яхшысы" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында Буадагы "Дружба" агрофирмасының "Нива" бүлекчәсенең Адав-Толымбай фермасында бозаулар караучы Эльвира Архипова да бар. Терлекче үз номинациясендә икенче урынны алды. Районның иң яхшы бозау караучысы белән танышырга дип, без аның эш урынына бардык. Утыз-утыз биш...
Узган шимбәдә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "Һөнәрендә иң яхшысы" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында Буадагы "Дружба" агрофирмасының "Нива" бүлекчәсенең Адав-Толымбай фермасында бозаулар караучы Эльвира Архипова да бар. Терлекче үз номинациясендә икенче урынны алды. Районның иң яхшы бозау караучысы белән танышырга дип, без аның эш урынына бардык.
Утыз-утыз биш яшьләрдә-ге җитез хатын-кыз бозаулар алдына коры печән сала, җылы су бирә. Героебыз шушы икәнен шунда ук аңлап алдык - безне күргәч, сәнәген кырыйга куеп, бераз тәнәфес ясап алды.
- Ике көн министрлыкта кунакта булдык. Беренче көнне эшебез буенча имтихан бирдек. Иртәгә-сен авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов безнең алда чыгыш ясады, тәбрикләде, бүләкләр тапшырды. Миңа икенче юлы ирең белән икегезне дә котларга насыйп булсын, диде, - Эльвираның конкурс турындагы тәэсир-ләре әле өр-яңа.
Министрның Эльвираның ире Евгенийны искә алуы да юкка түгел, чөнки ул да җир җимертеп эшли торганнардан - урак вакытында комбайнга утыра, ә инде урып-җыю сезоны беткәч, "Фендт" тракторын иярли.
Эльвира берничә ел шә-һәрдә яшәгән. Күрәсең, күңеле дә, ризыгы да туган якка тарткан. Кире кайтканына бер дә үкенми. Алар тормыш иптәше Евгений белән дәүләт программасы ярдәмендә йорт та салып кергәннәр. Әти-әнисенә, әби-бабайларына куанычка өч бала да үсеп килә. Әбиләре дигәннән, бозаулар карау "җене" нәкъ алардан күчкән дә. Эльвираның үз әнисе дә, каенанасы да фермада хезмәт куеп, лаеклы ялга чыкканнар. Килен каенанасы урынында берничә көн эшләп торган, шуннан фермада калган да.
- Казанда республика клиник дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләдем. Монда кеше балалары булмаса да, хайванныкы, аларга да мәхәббәт, җылылык, тәрбия кирәк. Башларыннан сөя-сөя ашарга бирәм, үзләрен сәер тотсалар, температурасын үлчим, ветеринар чакырам, - ди бозаулар "хуҗабикәсе".
Бу сүзләрне тыңлап торган ферма мөдире Газинур Җәләлов та әңгәмәбезгә кушылды.
- Эльвира караган бозау-ларның саны кайчакта 100дән дә артып ки-тә. Аларга игътибарын жәлләми, шуңа да тәүлеклек артымы да яхшы, бозауларны да сау-сәламәт килеш саклап кала ала. Без аның эшен-нән канәгать, - диде ул.
Конкурсларда Эльвира киләсе елларда да катнашырга уйлый. Быелгысында үз-үзенә бүләк тә ясаган, диплом, кубокка ияртеп биргән акчага кесә телефоны сатып алган. Министр бүләге дип шатланып куллана ул аны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев