Знамя

Буинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вчера, сегодня, завтра

Бывшему главе Буинского района Азату Айзетуллову сегодня 60 лет! В связи с этим его супруга Гульнур написала посвященное ему воспоминание

С юбилеем Азата Касымовича поздравил и исполняющий обязанности главы района Ранис Камартдинов.

Также материал о юбиляре опубликован и в журнале «Элита Татарстана».

Супруга, местная поэтесса и писательница Гульнур Айзетуллова написала посвященное ему воспоминание. Читайте! 

Патриот булу авырмы? 
Туган җиренә яшьтән кендеге береккән кешеләр була.Азат та шундыйлардан.  Очрашып, сөйләшеп йөри башлагач та,һәр фикер сөрешендә:"безнең Буада,Буаныкы,Буа кешеләре, Буадан чыккан,Буа җире..."дип борчылып та,горурланып та сөйләргә яраткан Азатка мин кайчак аптырап та карый идем."Ние бар инде шул Буаңның,"хуш исеннән"гайре?"-дип чеметкәләп алган чакларым да булмады түгел. 
Туган җирен яраткан кеше өчен кечкенә генә шатлык та зур булып күренә икән шул! Игенчелек,терлекчелек буенча һәр яңалыкны үзе сынап карарга яратты.Германиядән кадәр савым аппаратлары кайтартып урнаштыргач, шатлыктан ашавын да оныткан чаклары күз алдымнан тагын бер кат узды.Кырдан кайтып кермәгән көннәре бихисап иде аның. 
Үзе эшләгән,нигез салган мәктәпләрдә архивларда эзләнеп,туган як музейлары оештыру,Буа төбәгенең күренекле шәхесләре турында энциклопедик материаллар туплату,брошюралар чыгару,театр,мәдәният йортларында районны данлаган чараларга Рәсәйдән генә түгел.чит төбәкләрдән дә кунаклар чакыру,Буа якташлыгы белән кулга-кул тотынып эшләү,Буа исемен данлап сугыш кырында башын салган якташларга һәйкәлләр торгызу,парклар.,мәктәпләр,балалар бакчалары,ФАПлар ...Буаны данлый торган фәнни укуларны оештыруда турыдан -туры катнашу.,Буа районы чигенә үзе чыгып әтрафлы кунакларны каршылау,аларга райондагы сөенечле вакыйгаларны,үзгәрешләрне сөйләү...Үзе район җитәкчесе булып сайлангач та,аңа өелеп калган мең төрле проблемаларны саулыгын югалту барабаренә хәл итү өчен чапкан йокысыз төннәр...Буалыларның тырыш,булдыклы,эшчән дә,моңлы да,талантлы да халык икәнен күрсәтү өчен уздырылган театраль фестивальләр, сабантуйлар,спорт бәйрәмнәре...Уйлый,карый ,саный китсәң,бик күп икән шул...Үзе эшләп,район язмышы өчен йөрәк җылысын да.сәламәтлеген дә кызганмаган кеше генә аңлар бу тормышны!.Азат белән 37 ел яшәү дәверендә,мин аның "үзем өчен"дигәнен бервакытта да күрмәдем.Иртәнге 5 тә торып ,кичкә кадәр шул Буа язмышы өчен борчылып яшәде ул...һәм шул эштә "янды" 
Азат өчен кечкенә мәсьәлә юк иде.Вакытында хезмәт хакы бирү дисеңме,кемнеңдер авырып киткән туганын Казанга дәваланырга озатумы,өлкәннәрне өйләренә барып, туган көннәре белән котлау,район халкының гозерләрен үтәү өчен Казаннан 3әр тапкыр әйләнеп кайткан чаклары да күп булды.Туган якка яшь белгечләрне кайтару хәстәрен күреп,Казандагы вузларда очрашулар ,,районның алдынгы эшчеләре өчен тарихи урыннарга экскурсияләр оештыру да аның район өчен януыннан. 
Азат кечкендән табигатьне яратып үскән бала.Туган якны яшеллеккә күмү хыялы да шуннан иде аның.Юл буе посадкаларын ап-ак итеп агартуыннан кайберәүләр гаеп эзләгәндә,күрше районнар бу матурлыкка сокланып,үрнәк алдылар.Шәһәрне яшелләндерү буенча да күңел җылысын кызганмады.Буа дип яшәгән,бөтен тормышын район язмышына багышлаган хезмәт юлы узган Азат Айзетуллов башкалар уңышына сөенеп яши белде. 
Бүгенге көндә ул "Буа районының почетлы гражданины"! Бу аның Буа өчен багышлаган бөтен тормышы һәм эшчәнлеге өчен алган бүләге.
Элеккеге гадәте буенча ул бүген дә иртәнге сәг.6дан да калмый торып баса,хәленнән килгән кадәр хәрәкәттә булырга тырыша, республика,район яңалыкларын телевизордан,инстаграмнан ,газета-журналлардан күзәтеп бара,райондашларыбызның һәр уңышы өчен сабыйларча куана белә,проблемалары турында ишеткәндә ,борчылуы йөзенә чыга.Үзе авырып киткәннән соң ,районны җитәкләгән яшьләрнең матур башлангычларына сөенеп карый. 
Без Азат белән кайчак бергәләп узган тормыш юлыбыз турында сөйләшәбез.Күбрәген мин сөйлим,ул тыңлап,баш кага.Соцчелтәрләрдә булган видеоматериалларны,фотоларны карап ,истәлекләр яңартабыз. 
Туган җиренең патриоты булып яшәгән,Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Алтын йөрәкле кеше»конкурсы җиңүчесе,РФ мәгариф отличнигы,авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты , «Фидакарь хезмәте өчен»медале иясе, Президентыбызның Рәхмәт хатлары һәм башка бик күп бүләкләр иясе Азат Касыйм улы Айзетулловның тиздән 60 яшьлек юбилее! 
Туган ягыбыздан көч алып,исән-сау булып ,балаларыбыз уңышларына сөенеп яшик әле,кадерлем!

Гөлнур Айзат, Буа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев