Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат

Мәдәни Буа: Буа шәһәрендә игътибарга лаек мәдәни объектлар

Әлеге бүлектә сез Буаның төп мәдәният объектлары һәм парклары белән таныша аласыз. Әгәр вакытыгыз санаулы икән, сезгә беренче чиратта нәкъ менә шушы матур урыннарга игътибар итәргә кирәк.

Буа һәм Буа районы үзенең тирән традицияләре, уникаль гореф-гадәтләре һәм бай мәдәни тормышлары белән дан тота. Биредә,иҗади потенциал һәм кыйммәтләр нәтиҗәсендә буыннан-буынга тапшырылган, төбәкнең барлык халкының ирекле иҗаты өчен идеаль шартлар тудырылган. 

“Мәдәният идарәсе” - районыбызның мәдәни сәясәтенә хезмәт итүче коммерцияле булмаган оешма. Ул сәнгать һәм кино үсешенә актив ярдәм итә, мәдәни мирас объектларын саклый, шулай ук мәдәният өлкәсендә китапханә хезмәте күрсәтүне һәм өстәмә белем бирүне дә оештыра.

Төбәкне мәдәни яктан яңартуга омтылып, идарә хакимият органнары, предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Районның клуб учреждениеләре смотрлар, конкурслар һәм фестивальләр аша ял итү эшчәнлеген үстерә, аларның күбесе инде күркәм традициягә әверелде. Буа районыннан балалар һәм яшьүсмерләр елның-елында «Созвездие-Йолдызлык» телевизион эстрада бәйгесендә актив катнашалар.  Буа районыннан вокал-соло номинациясендә Камил Вәлиев ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның премиясенә лаек булды. 

Әлеге мәдәни-ял итү учреждениеләре яшьләргә эстетик һәм әхлакый тәрбия бирүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән күпьяклы эш алып бара. Тематик кичәләрдә, театральләштерелгән тамашаларда, бәйрәмнәрдә һәм милли йолаларда катнашу районыбыз яшьләренең иҗади потенциалын ачарга ярдәм итә.

Мәсәлән, 2019-2022 елларда Буа районы "Идел буеның мәдәни башкаласы"на әверелде һәм  Халыкара театр фестивален кабул итте. Анда хәтта Иран кебек ерак илләрдән, Әрмәнстан, Якутия театрлары да килгән иделәр. Аның кысаларында Россиянең күренекле кино һәм театр әһелләре дә Буагага килеп чыгыш ясадылар.