Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат

Буа шәһәрендәге парклар : һәркайсының тулы исемлеге һәм аларга күзәтү

Буадагы парклар - шәһәрдәге яшел зоналар һәм ял итү урыннары ул.  Алар үзләренә ял итүчеләрне фонтаннар, концерт мәйданчыклары һәм балалар өчен мәйданчыклар белән җәлеп итеп торалар.  Аларның кайберләре инде чын мәгънәсендә истәлекле урыннарга әверелде һәм туристлар  бу урыннарны  күрергә тиеш, дип саныйбыз. Паркларда истәлекле урыннар бик күп һәм алар еш кына фотосессияләр өчен локацияләргә әверелде.

Буа Үзәк паркы

Бу шәһәребезнең беренче паркы, Буаның иске бистәсендә урнашкан. 2021 елда "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә буалыларның ял итү зонасы танымаслык булып күренә башлады. Территориядә коры фонтан, памп-трек һәм яшьләр өчен скейт-мәйданчык, ял итү өчен матур һәм уңайлы беседкалар барлыкка килде. Шулай ук эчке сукмаклар яңартылган, эскәмияләр урнаштырылган, сәхнә янында артистлар өчен янкорма ясалган, балалар һәм спорт мәйданчыклары өчен яңа җиһазлар урнаштырылган. Үзәк парк шәһәр халкының яраткан ял итү урыны булып тора, шуңа күрә территориядә уңайлылык дәрәҗәсен күтәрү - өстенлекле бурычларның берсе. Әле 2023 елның көзендә үк агачлар һәм чәчәкләр утыртылды.

Буа Яшьләр паркы

2001 елда паркта реконструкция үткәрелде - тротуарлар түшәлде, эскәмияләр, яктырткычлар урнаштырылды. Төрле чаралар үткәрә башладылар. Әгәр ул вакытта, исәпләүләр буенча, паркта бер көн эчендә уртача 75 кеше ял иткән булса, мәдәни үсеш үзәге төзелгәннән соң бу сан ике тапкырга арткан, ә киләсе үзгәрешләр белән күрсәткечне 500 гә җиткерергә планлаштыралар. Кайбер үзгәрешләр дә булачак. Мәсәлән, паркка керү саны артты. Шулай ук автомобильләр өчен парковкалар да төзелде. Якында гына Мәдәни үсеш үзәге урнашкан. Заманча сәхнә, аның каршында амфитеатр төзелде. Спорт, балалар мәйданчыклары бар. Теләүчеләр өчен матурлыкка сокланырга, саф һава суларга күп санлы эскәмияләр урнаштырылды. Яшел зона мәйданчыклары, күләгә лапаслары бар.Парк  шәһәр халкының һәм кунакларның яраткан урыны.

Буа шикәр заводы паркы

Буа районында 2010 елда шикәр заводы паркын ачу тантанасы булды. Буалылар өчен сөенечле һәм озак көтелгән вакыйга "Заманча шәһәр мохитен формалаштыру" өстенлекле проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә улды. Тагын бер заманча төзекләндерелгән ял зонасы шәһәр, район һәм республика өчен юбилей елында барлыкка килде. Парк шәһәрлеләр өчен генә түгел, район кунаклары өчен дә яраткан урынга әйләнде. Паркта җәяүлеләр ен юллар төзелгән, эскәмияләр куелган, балалар өчен уен комплекслары, тренажр мәйданчыгы. Паркны ел саен кыш көннәрендә  Яңа ел тематик инсталляцияләр һәм Яңа ел чыршысы бизәп тора.

Буа мәдәният скверы

Буа драма театры янында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган мәдәният һәм җәмәгать мәйданы скверы функцацияләнә. Объектлар төзү "Заманча шәһәр мохитен формалаштыру" федераль программасын уңышлы тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. сквер ачылышы бәйрәмендә буалылар һәм кунаклар: Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, Татарстан Республикасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айназ Ярмиев катнашты. Үткәрелгән эш нәтиҗәсендә биредә яңа үсентеләр, архитектура һәйкәлләре, саф һавада йөрү өчен төзекләндерелгән территория, ике мәйданчык - балалар һәм спорт мәйданчыгы барлыкка килде.