Буа шәһәре Үзәк паркы
-
Тасвирлама:
Парк шәһәрнең иске бистәсендә урнашкан. 2021 елда "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә парк реконструкцияләнде. Территориядә коры фонтан, памп-трек һәм яшьләр өчен скейт-мәйданчык, ял итү өчен матур һәм уңайлы беседкалар барлыкка килде. Шулай ук эчке сукмаклар яңартылган, эскәмияләр урнаштырылган, сәхнә янында артистлар өчен янкорма ясалган, балалар һәм спорт мәйданчыклары өчен яңа җиһазлар урнаштырылган. Паркта балалар һәм спорт мәйданчыклары, су коенырга мөмкин булган фонтаннар һәм гейзерлар бар. Моннан тыш, паркта велосипедта һәм самокатта йөрү өчен трамплиннар бар.
- Социаль челтәрләр:
-
Адресы:
Буа шәһәре, Космовский урамы