2 декабрь 2016 яңалыклары
-
Буалылар, прокуратурага сорауларыгыз бармы?
12 декабрьдә Буада "Гражданнарны бердәм кабул итү көне" үткәрелә. Аның кысаларында Буа шәһәр прокуратурасы гражданнарны сораулары буенча кабул итүне оештыра. Ул Буа шәһәре, Р. Люксембург урамы, 140 йорт адресы буенча 12дән 20 сәгатькә кадәр алып барыла. Алдан язылу таләп ителми. Мөрәҗәгать итүченең шәхесен раслаучы документы (паспорты) үзе белән булырга тиеш....
-
Рәсим Абитов: “Буада инвалидларны эшкә урнаштыру мөмкин”
Бүген инвалидлар декадасы кысаларында шөгыль үзәгендә 2017 елда физик мөмкинлекләре чикләнгән затларны эшкә урнаштыру мәсәләләренә багышланган сөйләшү үтте. Шөгыль үзәге директоры Рәсим Абитов сөйләшүгә чакырылган эш бирүче оешма-предприятиеләр белгечләре алдында инвалидларны эшкә алуның законлы контрольдә тотылуын аңлатты. Үзәк белгечләре инвалидларны эшкә алу һәм аларга тиешле эш шартлары булдыру, хезмәт хакы...
-
Буа энерегтиклары быел Яңа елда территорияләре Мәскәүдәге кебек булачак диләр. Ничек? (фоторепортаж, ВИДЕО)
"Буа электр челтәрләре"нең бина һәм корылмаларны төзекләндерү һәм эксплуатацияләү участогы начальнигы Фәнис Зыятдинов быел Яңа ел әкиятен Мәскәү стилендә булачак, дип белдерде. Елның төп символлары Кыш бабай һәм Кар кызы янына зур чыршы да булачак. Әйтергә кирәк, быел аның озынлыгы кыскарган, төп чыршыдан ерак түгел тагын өч чыршы басып торачак....
-
Буада газета ясаучылар газета таратучылар белән очрашты (+фото)
Киләсе елның беренче алты аена "Байрак" район газетасына подписка бара. Бу уңайдан "Татамедиа" АҖ филиалы - "Байрак" район газетасы редакциясе баш редакторы Гакыйл Камалетдинов районның хат ташучылары белән очрашты. Хәзергә буалылар 3000нән күбрәк санда район газетасына язылганнар. 1 декабрьдән "районка"га ташламалы бәядән - 6 айга 525 сум 72 тиеннән язылырга...
-
Буа урамнарыннан карны кая чыгаралар? (ФОТО, ВИДЕО)
Буаның Электр челтәрләре тукталышында кар төягән "КаМАЗ" автомобилен күрдек. "Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)" оешмасы икътисадчысы Раиса Кузьминцева сүзләренә караганда, бүгенге көнгә шәһәрдән 120-150 тонна чамасы кар чыгарлыган. Карны "Амкадор" грейдеры чистарта һәм ике "КаМАЗ", ике тракторга төяп җибәрә. Район башкарма комитеты карары нигезендә карны Энергетиклар урамы белән Әйләнеч юл арасындагы...
-
Буа агрономнары көткән кар яуды
Ниһаять, җир өстен ап-ак кар каплады. Моны бигрәк тә агрономнар көткән иде, чөнки киләсе ел уңышы астына зур өметләр баглап чәчелгән уҗымнар ак "юрган" астында гына уңышлы кышлый алачак. Бу атна башында, карлы яңгырлар кырлар өстен бозлы элпә белән каплаган көннәрнең берсендә, "Авангард" агрофирмасының баш агрономы Хәмит Гыйматдинов белән бергә...