Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа урамнарыннан карны кая чыгаралар? (ФОТО, ВИДЕО)

Буаның Электр челтәрләре тукталышында кар төягән "КаМАЗ" автомобилен күрдек. "Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)" оешмасы икътисадчысы Раиса Кузьминцева сүзләренә караганда, бүгенге көнгә шәһәрдән 120-150 тонна чамасы кар чыгарлыган. Карны "Амкадор" грейдеры чистарта һәм ике "КаМАЗ", ике тракторга төяп җибәрә. Район башкарма комитеты карары нигезендә карны Энергетиклар урамы белән Әйләнеч юл арасындагы...

Буаның Электр челтәрләре тукталышында кар төягән "КаМАЗ" автомобилен күрдек. "Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)" оешмасы икътисадчысы Раиса Кузьминцева сүзләренә караганда, бүгенге көнгә шәһәрдән 120-150 тонна чамасы кар чыгарлыган. Карны "Амкадор" грейдеры чистарта һәм ике "КаМАЗ", ике тракторга төяп җибәрә. Район башкарма комитеты карары нигезендә карны Энергетиклар урамы белән Әйләнеч юл арасындагы һәм "Созидатель" оешмасы территориясендәге буш мәйданга ташыйлар. Кар күп яуган көннәрне 11 бәрәмлек техника иртәнге сәгать 3тән юлларны чистарта, төйи һәм чыгара бара. Юлларга 280 тонна комлы-таш катнашма сибелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев