6 май 2016 яңалыклары
-
Буалы ветераннарны 9 май көнне хәрби комиссариат янында көтәбез!
Быел да 9 май көнне кадерле ветераннарга иртәнге сәгать 9нчы яртыдан 9га кадәр район хәрби комиссариаты янына җыелырга кирәк. Аннан ветераннарны үзәк мәйданга алар хөрмәтенә оештырылган бәйрәмгә озатачаклар. Рәхим итегез!
-
Буада Үзәк мәйданда Җиңү парады репетициясе уза (фоторепортаж)
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына санаулы көннәр калды. Ул быел да тантаналы төстә, истә калырлык итеп үткәреләчәк. Моңа әзерлек тулы көченә бара. Үзәк мәйданда мәктәп укучылары, студентлар парад маршын өйрәнәләр.
-
Буада мәктәп укучылары сугыш ветераны белән очрашты (+фото)
Үзәк китапханәнең 1 номерлы филиалында Хәтер дәресе үтте. Анда Бөек Ватан сугышы ветераныи Юрий Ежов һәм шәһәрнең Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 5 "А" сыйныфы укучылары катнашты. Балалар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр. Ә Юрий Ежов үзенең сугыш турындагы хәтирәләре белән уртаклашты. Чара барышында сугыш турындагы фильмнардан өзекләр күрсәтелде, җырлар яңгырады.
-
Буа музеенда Дан орденының тулы кавалеры Зыятдин Аруслановка багышланган экспозиция ачылды (фоторепортаж)
Бүген туган якны өйрәнү музеенда Дан орденының тулы кавалеры Зыатдин Аруслановка экспозиция тантаналы рәвештә ачылды. Экспозициягә Зиятдин Аруслановның I, II, III дәрәҗәдәге Дан орденнары, "Германияне җиңгән өчен" медале, сугыштан соңгы елларда Яр Чаллыда "КамАЗ" заводында эшләгән чорда "КамАЗ төзелеше ударнигы" кенәгәләре куелган. Шулай ук аның Дан орденнарын тагып төшкән фотосурәтләре...
-
“Ромашка” балалар бакчасында нәни шашкачылар көч сынашты (+фото)
"Яшь шашкачы" дигән исем астында узган әлеге турнирда районның 13 балалар бакчасыннан 14 команда катнашты. Нәни шашкачыларның уенын "Яшьлек" спорт мәктәбе тренеры Ринат Шараев хөкем итте. Аның җитәкчелегендә барлыгы 56 бала беренче урын өчен ярышты. Үз өеңдә диварлар да булыша дигәндәй, ромашкалылар турнирның лидеры булдылар, икенче һәм өченче урыннар "Светофорик",...
-
Иске Суыксу авылында 33 яшьлек ир-ат үз-үзенә кул салды
Буа районара тикшерү бүлегеннән мәгълүматларга караганда, әлеге ир-ат шәхси хуҗалыгындагы сарайда асылынган. Аны үлеме турында хатыны полициягә хәбәр иткән. Үлүче бернинди дә язу калдырмаган. Аның үлеме сәбәпләре ачыклана.