8 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Буалы боксчылар уңышы: ике катнашучы – ике призлы урын
Ноябрь башында Буаның тренер Рөстәм җамалиев кул астында шөгыльләнүче ике боксчы Канаш шәһәрендә СССРның спорт остасы П. Г. Зиньков истәлегенә бокс буенча ачык республика турнирында катнаштылар.
-
Күп яхшы, дигән сүз түгел. Буалы чөгендер игүчеләр һәм эшкәртүчеләр зур уңыштан зыян күрә
Быел районда шикәр чөгендере ишелеп уңды. Гектарыннан уртача 470 центнер чыга, диләр. Әмма чөгендерчеләрнең мул уңыш шатлыгы озакка бармады. Базарда татлы продукция күпләп тәкъдим ителү шикәр бәясе түбәнәюгә китерде. Чимал күп килгәч, “Буа шикәр заводы” хуҗалыклардан татлы тамыр кабул итүне дә вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр булды. Мондый хәлдә чөгендер игүчеләр үзләрен ничек хис итәләр? Бүген район кырларын күпме чөгендер бар? Материал шул хакта.
-
Буа кибетендә кылынган җинаятьне полицейскийлар “кайнар эз”дән ачтылар
Узган ай ахырында шәһәрнең Вахитов урамындагы кибеттә бер ир-атның өстәлгә куйган акча янчыгын урлыйлар.
-
Буа полицейскийларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр (фоторепортаж)
Бүген Мәдәни үсеш үзәгендә Полиция көнен тантаналы төстә билгеләп үттеләр.
-
Бүген Буага республика ЮХИДИ идарәсе инспекторы килде. Нинди максат белән? (фоторепортаж)
Бүген республика ЮХИДИ идарәсенең аерым эшләр буенча инспекторы Рафаэль Сәгъдиев Буага килде.
-
Янгын турында хәбәр җиткерү җайланмалары 67 кешене коткарган
Быел 20 меңнән артык йортта шундый җайланмалар урнаштырылган.