15 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Буада иң аварияле тыкрыкта светофор урнаштырылды
Шәһәрнең Р. Люксембург һәм Гагарин урамнары киселешендә бүген светофор утыртылды. Иң күп ДТП теркәлгән, якында гына 1 номерлы мәктәп урнашкан участокта хәрәкәтне светофор көйли башлаячак. Яңа җиһаз федераль программа нигезендә түләүсез урнаштырыла. Аны тендерны откан Оренбург подрядчы оешмасы утырта. Район башкарма комитетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлеге баш...
-
Яскүл авылында кибет эче янды. Ут төрткән булулары ихтимал (+ фото)
Кибет яну турында хәбәр 111 номерлы Буа янгын частена бүген иртәнге 6 сәгать 51 минутта "Глонасс+112" системасы буенча килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләрне кибет хуҗасы - 1991 елгы хатын-кыз каршы ала, ул кибетнең эче янып бетүен әйтә. Бу вакытта инде 7х6 метр үлчәмле, кирпечтән төзелгән, электрлаштырылган, газ кермәгән азык-төлек кибетендә ачык...
-
Буаның сентябрь аенда туган көнен билгеләп үтүче танылган кешеләре
Буа атнаның пәнҗешәмбесендә - 17 сентябрьдә Карлы авыл җирлеге башлыгы Данис Абдрахманов туган көнен каршылый. 19 сентябрьдә исә шәһәрнең сәләтле балалар өчен лицей-интернаты директоры Илнар Абзаловның туган көне җитә. Тәбриклибез!
-
Буа ветеринария техникумында яңа җитәкче
"Буа ветеринария техникумы" дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе директоры итеп Илдар Мәҗит улы Гыйниятуллин билгеләнде. Ул моңа кадәр Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбенә җитәкчелек итте. Исегезгә төшерәбез, ветехникумга озак еллар - 1998 елдан алып бүгенге көнгә кадәр педагогия фәннәре кандидаты Вәгыйзь Сәгыйть улы Сөнгатов идарә итте.
-
Боерган һәм Шәмәк авыллары арасында автомобиль әйләнеп капланды, үлүче бар (+фото)
Бу хәл Буа районының Боерган һәм Шәмәк авыллары арасында була. "ВАЗ-2114" модельле автомобильнең әйләнеп каплануы һәм салон эчендә кеше барлыгы хакындагы хәбәр полициягә иртәнге алты сәгатьләрдә 112 бердәм коткару номеры аша килеп ирешә. Полиция хезмәткәрләре иртәнге якта ДТП урынына бардылар. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр шунда. Алар үлүченең шәхесен, пассажирмы яисә йөртүчеме...