Яскүл авылында кибет эче янды. Ут төрткән булулары ихтимал (+ фото)
Кибет яну турында хәбәр 111 номерлы Буа янгын частена бүген иртәнге 6 сәгать 51 минутта "Глонасс+112" системасы буенча килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләрне кибет хуҗасы - 1991 елгы хатын-кыз каршы ала, ул кибетнең эче янып бетүен әйтә. Бу вакытта инде 7х6 метр үлчәмле, кирпечтән төзелгән, электрлаштырылган, газ кермәгән азык-төлек кибетендә ачык...
Кибет яну турында хәбәр 111 номерлы Буа янгын частена бүген иртәнге 6 сәгать 51 минутта "Глонасс+112" системасы буенча килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләрне кибет хуҗасы - 1991 елгы хатын-кыз каршы ала, ул кибетнең эче янып бетүен әйтә. Бу вакытта инде 7х6 метр үлчәмле, кирпечтән төзелгән, электрлаштырылган, газ кермәгән азык-төлек кибетендә ачык ут та, төтенләү дә булмый. Җыелган мәгълүмат район эчке эшләр бүлегенең тикшерү-оператив төркеменә һәм Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтү эшчәнлеге бүленегә җиткерелә. Күзәтү эшчәнлеге бүлеге дознвателе Александр Мутов әйтүенчә, янгынның алдан фаразланган сәбәбе - ут төртү. Матди зыян күләме ачыклана.


.png)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев