16 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Казан-Ульяновск трассасында буалылар утырган автомобильдән наркотик тапттылар
Район эчке бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, мондый очрак 11 гыйнвар көнне көндезге 3 тулганда була. Татарстан ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәтчелегенең аерым батальоны инспекторлары Казан-Ульяновск трассаыннан баручы "ВАЗ-21150" автомобилен туктаталар. Автомобильдә 1978 елгы йөртүче үзе һәм ике пассажир - аның яшьтәше һәм 1981 елгы буалылар була. Инспекторлар автомобиль салонын карау барышында...
-
Интернет аша кредит алам дип, буалы хатын-кыз үзе акчасыз калган
Буада янәдән мошенниклык факты теркәлде. Шәһәрдә яшәүче 1993 елгы хатын-кыз "ВКонтакте" социаль челтәрендәге бер төркемдә 500 мең сум кредит бирелүе хакында игълан күрә. Ул "кредит бирүчеләр" белән элемтәгә чыккач, алар аңа бу сумманы алу өчен алдан 3650 сум күләмендә иминиятләштерү взносын күчерергә кушалар. Мошенникларның бу таләпләре үтәлгәч, алар элемтәгә чыкмыйлар....
-
Буа районындагы йортка караклар тәрәзә ватып кергәннәр
Район эчке бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 декабрь көнне 16 сәгатьтән алып икенче көннең көндезге 10га кадәр вакыт аралыгында билгесез кешеләр Кырык Садак авылындагы йортка тәрәзә ватып кергәннәр. Аннан алар 3 мең сум акча һәм алтын бизәнү әйберләре урлап чыкканнар. Полиция каракларны эзли, бу факт буенча җинаять эше кузгатылды. фото:...