Казан-Ульяновск трассасында буалылар утырган автомобильдән наркотик тапттылар
Кеше һәм закон

Казан-Ульяновск трассасында буалылар утырган автомобильдән наркотик тапттылар

Район эчке бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, мондый очрак 11 гыйнвар көнне көндезге 3 тулганда була. Татарстан ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәтчелегенең аерым батальоны инспекторлары Казан-Ульяновск трассаыннан баручы "ВАЗ-21150" автомобилен туктаталар. Автомобильдә 1978 елгы йөртүче үзе һәм ике пассажир - аның яшьтәше һәм 1981 елгы буалылар була. Инспекторлар автомобиль салонын карау барышында...

Район эчке бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, мондый очрак 11 гыйнвар көнне көндезге 3 тулганда була. Татарстан ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәтчелегенең аерым батальоны инспекторлары Казан-Ульяновск трассаыннан баручы "ВАЗ-21150" автомобилен туктаталар. Автомобильдә 1978 елгы йөртүче үзе һәм ике пассажир - аның яшьтәше һәм 1981 елгы буалылар була. Инспекторлар автомобиль салонын карау барышында арткы утыргычта полиэтилен пакет табыла, аның эчендә марихана була. Хәзер әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылды.


Нет комментариев