Буа ветеринары -  “Абилимпикс” илкүләм чемпионаты призеры
Көн темасы

Буа ветеринары - “Абилимпикс” илкүләм чемпионаты призеры

Мәскәүдә узган “Абилимпикс” илкүләм чемпионатында Иске Борындык участок ветеринария пункты мөдире Александр Малышев өченче урын яулады

Ә илнең төрле төбәкләреннән иң көчлеләр җыелган мәртәбәле бәйгедә аның төп көндәшләре яңа гына ветеринария югары уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләр иде.

– Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән, СанктПетербургтан конкурсант кызлар пьедесталны тулысынча яулар, дип уйладык. Шуңа дүртенче урынга өметләндек. Ә безнең компетенцияне бүләкли башлаганда беренче булып минем фамилияне атагач, бер мизгелдә баштан әллә никадәр уй узды. Күңелемне к а б а т л а у л а р ы м , өйрәнгәннәрем бушка китмәгәнгә шатлану да, миңа бирелгән ышанычны аклый алуыма горурлану хисләре дә биләп алды.

Сәхнәдә котлау, мактау сүзләреннән соң ук телефонга Буа ветеринария техникумы укытучысы, эксперт, “әйдаманыбыз” Максим Мечовтан “Молодец” дигән хәбәр килеп җитте. Бу иң кадерле бәя иде. Чөнки район, аннан региональ этапта җиңеп чыкканнан соң финалга әзерлеккә Максим Павлович күп көч куйды. Белмәгәннәрне аңлатты, онытканнарны искә төшерде. Аңа рәхмәтем чиксез, – ди Александр Анатольевич.

Һөнәренә тугрылыклы

Сентябрьдә өч көнлек әзерлекне Казанда да узалар республика данын яклаучы конкурсантлар. Бәйгегә Татарстаннан катнашучыларны, экспертларны, остазларны, озата баручыларны үз эченә алган 254 кешелек делегация бара. Команда аннан 76 медаль, шул исәптән 30 алтын медаль яулап, СанктПетербург белән икенче урынны бүлешеп, җиңүчеләрнең берсе булып кайта. Сүз уңаеннан, беренчелекне Мәскәү командасы алган. Иң куанычлысы – монда озак еллар Иске Борындык участок ветеринария пункты фельдшеры булып эшләгән, 2018 елдан бирле аны җитәкләгән Александр Малышевның да өлеше бар.

Александр Малышев. Шәхси архивыннан фото

Туган төбәген әлеге җаваплы эшкә армиядә хезмәт итеп, Буа ветеринария техникумын тәмамлаганнан соң керешә Боерган авылы егете. Ветеринар булырга әле кечкенә вакытта ук яраткан сыерларын авыру аркасында сугымга җибәргәннән соң карар кыла. Биш ел Боерган авыл җирлеге башлыгы булып эшләвен санамаганда, аннан утыз елга якын инде аерылмый. Участокка 11 авыл, өч авыл хуҗалыгы предприятиесе, ике гаилә фермасы керә. Төп хезмәтләре алардагы малларга эпизоотиягә каршы, тикшеренүдиагностикалау чаралары үткәрүдән гыйбарәт. Еш булмаса да, терлекләрнең авырулары, үлем-җитемнәре, бәлагә тарулары белән бәйле чакыруларга да баралар.

Иң катлаулысы операция

Кешелекне дәвалаучы ветеринарлар ярдәмгә һәрвакыт әзер. Бүген биредә ветеринария техникумын яңа тәмамлап, читтән торып югары белем алучы яшь ветеринария фельдшеры – Иске Суыксу авылыннан Илназ Хөсәенов белән хезмәт куя ул. Белгәннәрен аңа өйрәтә. Конкурстагы биремнәргә килгәндә, алар рентгенография, эткә УЗИ үткәрү, мәче муляжында эчәккә һәм тирегә җөй салу белән бәйле булган. Шулай ук микробилогия өлкәсендә дә белемнәрен сынаганнар.

– Иң катлаулысы операция иде. Моның өчен 35 минут вакыт бирелде. Мин 33 минутта эшләп өлгердем һәм җөйләрне тигез салдым. Техникумда бу гамәлләрне 33 ел элек өйрәнгән куллар сынатмады. Өченче урынга шуның белән лаек булдым, дип уйлыйм. Ә менә УЗИ буенча өйрәнәсе бар әле, – ди Александр Анатольевич.

Моны юкка әйтми ул. Алдагы конкурсларда да катнашырга һәм яхшырак чыгыш ясарга тели. Үз-үзен сынау да, конкурс атмосферасы да, андагы аралашу, тәҗрибә туплау, башкаларны күзәтү дә ошаган аңа.

– Чемпионат бик күп компетенция буенча узды. Анда кайдан гына килмәгәннәр иде. Хәтта Малайзия, Пакистан, Беларусь илләреннән дә. Бик күп чыгышларны карадык, массакүләм-мәдәни чаралар да оештырылды, Мәскәүнең истәлекле урыннарында да булдык, – ди ул.

Мәскәүдә алган хатирәләргә өстәләчәк мизгелләр тагын да көтә әле республика җиңүчеләрен һәм призерларын. Декабрьдә республика Рәисе белән очрашу планлаштырыла.

Җиңү яулаганнан соң. фото шәхси архивтан.


Нет комментариев