Юлчылар Казан – Буинск – Ульяновск автомобиль юлының 13 километр полотносын  яңартты
Кичә, бүген, иртәгә

Юлчылар Казан – Буинск – Ульяновск автомобиль юлының 13 километр полотносын яңартты

Эш Югары Ослан һәм Буа районнарындагы федераль Р-241 автомобиль юлының гомуми озынлыгы 13 километр булган ике участогында барды.

 

 

Фото Волгадорстрой сайтыннан

 

 

Алар "Тормыш өчен инфраструктура" илкүләм проекты кысаларында башкарылды һәм планлаштырылган вакыттан бер елга иртәрәк – вакытыннан алда тәмамланды.

Участокларда климат үзенчәлекләрен һәм хәрәкәт интенсивлыгын исәпкә алып, күләмле-функциональ проектлау ысулы белән сайланган, 4 сантиметр калынлыктагы асфальт-бетон катнашмасыннан түшәмә җәелде. Катламнарны җәю өчен кулланылган асфальт-бетон катнашмасы иң нык, начар шомаручы, тузуга һәм салкынга чыдам материаллардан тора.

Шулай ук юл читләренә өстәмә ком-таш салдылар һәм юл билгеләрен салдылар.

Татарстан Республикасы чикләрендә Казан – Буинск – Ульяновск федераль автомобиль юлының 136,9 километры уза. Норматив хәлгә китерү буенча эшләр 2027 һәм 2028 елларда дәвам итәчәк. Юлчыларга гомуми озынлыгы 46,7 километр булган ике участокны (83+000 км – 103+000 км һәм 109+300 км – 136+969 км) ремонтларга, шулай ук Югары Ослан һәм Апас районнарында 8+100 км – 28+400 км һәм 67+000 км – 83+000 км участокларында түшәмәне яңартырга туры киләчәк.

 


Нет комментариев