Буалы шагыйрә Гөлнур Айзетуллова “Гаилә архивын тапшыр” бәйгесендә беренче урынны яулады
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы шагыйрә Гөлнур Айзетуллова “Гаилә архивын тапшыр” бәйгесендә беренче урынны яулады

Конкурста катнашырга аңа район архив идарәсе җитәкчесе Ләйсән Сәмәрханова тәкъдим иткән.

– Архив фондына әсәрләрем басылган китапларны, Татарстан, Башкортстан матбугаты басмаларын, үзем оештырган республикакүләм, төбәкара конференцияләр хакында фәнни язмаларны, фотоларны, дәүләт бүләкләрен, җиңүче дипломнарын, Рәхмәт хатларын җыеп бирдем, - дип сөйләде Гөлнур Хәлиловна.

Күптән түгел аңа бәйгедә җиңүен хәбәр иткәннәр, тантанага чакырганнар. Анда аңа Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова җиңүче дипломын һәм акчалата бүләкне тапшырган. Чара барышында башка катнашучылар шагыйрәне танып янына килеп танышканнар, аның язган җырларын, әсәрләрен яратып кабул итүләре турында сөйләгәннәр.

– Бәйге мине “канатландырды”. Җиңү дә, андагы кешеләрнең иҗатымны яратулары да яңа шигырьләр, әсәрләр язарга көч бирде. Горурлык хисләре дә кичердем, үзем өчен түгел, ә район өчен. Сәхнәдән Буадан, дип игълан иттеләр бит, - дип шатланып сөйләде Гөлнур ханым.

Менә шундый шатлыклы минутлар кичереп, иҗатын дәвам итә ул. Әтисе әманәте – туган авылы Апас районы Иске Энәле авылы тарихи әсәрен язачак.

Сүз уңаеннан, әлеге конкурста алдагы елларда Буадан Вәгыйзь Сөнгатов, Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов та катнашып, алдагы урыннарны яулаганнар иде.

Гөлнур Айзетуллова архив җыя. Г. Айзетуллова.фотосы.


Нет комментариев