Бүген район хакимияте  территориясендә яңа зәңгәрсу чыршылар утыртылды
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген район хакимияте территориясендә яңа зәңгәрсу чыршылар утыртылды

Алар анда моңа кадәр үскән картайган агачларны алмаштырды.

 

 

 

 

Л. Котельникова фотосы

Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов җитәкчелегендә район администрациясе коллективы бүген территориядә  беренче партия ун төп зәңгәрсу чыршы утырттылар.

Самара шәһәре питомнигыннан махсус кайтарылган зәңгәрсу чыршылар безнең полосада үстерүгә, җирле климатка яраклаштырылган, 15 метр биеклеккә җитәләр, ябалдашлары диаметры дүрт метр ярымнан арта, аскы ботакларыннан ылыслары коелмый торган.

- Алар  буалыларны шатландырып, матур булып үсеп китәрләр,-  ди  Ранис  Камәртдинов.

Л. Котельникова фотосы

Аның әйтүенчә, район хакимияте  бинасы каршында моңа кадәр үскән чыршылар инде 1970нче елларда утыртылган булган, аскы ботаклары корый, авырый башлаганнар, декоратив  матурлыкларын беркадәр югалткан, картайган булганнар. Аларны кисәргә туры килгән.

 


Нет комментариев