Шәһәрнең №2 лицеенда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу фактлары ачыкланды.
Буа прокуратурасы тарафыннан шәһәрнең 2 номерлы лицей (ике бинасында да) ашханәләрендә санитар-эпидемиологик иминлек, янгын куркынычсызлыгы законнарының үтәлешен, шулай ук хезмәт законнары таләпләрен үтәүгә тикшерү үткәрелде.
Кагыйдә бозулардан – ашханәнең җитештерү бүлмәләре хезмәткәрләре ризык порцияләгәндә, салкын ашамлыклар, салатлар әзерләгәндә бер тапкыр кулланыла торган пирчәткәләр кулланмый, ярыклары булган савыт-сабасын кулланганнар.

Шулай ук Буа һәм Чүпрәле районнары буенча янгын куркынычсызлыгы һәм янгынга каршы хезмәт идарәсе тарафыннан янгын куркынычсызлыгы законнары үтәүдә бозулар ачыкланды: баскыч мәйданчыклары ишекләрендә үз-үзеннән ябылу җайланмалары юк, цоколь катта янгынны сүндерүнең беренчел чаралары юк, янгын сигнализациясе һәм янгын чыкканда кешеләрне эвакуацияләүне һәм идарә итү системасын автоматлаштырылган хезмәт күрсәтү оештырылмаган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча хезмәт законнарын бозулар да ачыкланды, лицей коллективы хезмәтне саклау таләпләрен укытуны һәм белемнәрен тикшерүне билгеләнгән тәртиптә үтмичә, РФ Хезмәт кодексының 219 статьясы таләпләрен бозган. Әлеге хокук бозулар буенча Россия Федерациянең Административ хокук бозулар кодексының берничә маддәсе буенча эшләр кузгатылды, районның мәгариф идарәсе җитәкчесенә представление бирелде.
Буа шәһәр прокуратурасы.
Нет комментариев