Авылларда яшәүчеләр әлеге сорау белән район газетасы редакциясенә мөрәҗәгать итәләр.
Берәүләр төзек санагыч була торып суга түләү норматив буенча килүгә, икенчеләр “Буа Водоканалы” контролерларының санагычларны вакытында пломбаламавына, нәтиҗәдә узган ай өчен түләү квитанциясендә коточкыч зур суммалар килүгә, ә өченчеләре өе үзәкләштерелгән су системасына тоташтырылмаган яшәүчеләргә җан башына санап зур суммалы түләү кәгазьләре җибәрүләренә зарланалар.

Әлеге сорауларга җавап эзләп моңа кадәр авылларны су белән тәэмин итүче оешмага – “Кыят МППЖКХ”сына мөрәҗәгать иттек. Октябрь аеннан авылларны су белән тэмин итү тулысынча башка оешмага тапшырылды, диделәр анда. Хатлардан аңлашылганча, авыл җирлекләрендә халыкны “Буа Водоканалы”на барып килешү төзергә чакырганнар. Шуңа бу сорау белән “Буа Водоканалы” оешмасы җитәкчесе Алексей Васильевка мөрәҗәгать иттек.
Сорауга җавап:
- Әлеге яңалык Татарстанда коммуналь инфраструктураны масштаблы модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру белән бәйле. Моңа кадәр Буа районы авылларында халыкны су белән тәэмин итү төрле җирлектә төрлечә булды. Кайбер авылларда су бирү системасы “Кыят МППЖКХ”сы карамагында булса, кайберләрендә, халык җыеннарында килешенеп, бу эш авыл җирлеге белән берлектә башкарылды. Белгәнебезчә, күп авылларда “Чиста су” программасы нигезендә трассалар сузылды. Бу яшәүчеләрне сыйфатлы су белән тәэмин итү мөмкинлеге бирде. Краннардан чиста су килү бик яхшы, уңайлы. Әмма җир астыннан суны күтәреп, аны халыкка бирү белән генә чикләнеп булмый. Торак-коммуналь системаны даими рәвештә карап, җимерелгән җирен төзәтеп, яңасына алмаштырып тормасаң, ясаган яңа су трассалары, башнялар тиз эштән чыгачак.
Мин нәрсә әйтергә телим: Татарстанның коммуналь инфраструктурасында глобаль үзгәрешләр нәкъ менә әлеге өлкәдә системалы чылбыр эшләтеп җибәрүне күздә тота.
Бүгенге көндә “Буа Водоканалы” җәмгыятендә абонентлар Казан шәһәрендәге "Электр челтәрләре" дәүләт унитар предприятиесе белән килешү төзиләр. Бу эшнең беренче этабы 1 апрельдән октябрь аена кадәр дәвам итте. Кыят, Иске Суыксу, Янтуган, Күшке, Боерган авылларында халык белән килешүләр төзелде, су санагычлары булмаучылар санагычлар урнаштырдылар, аларны пломбалау эшләре тәмамланды. Икенче этабы 1 октябрьдән башланды, ул калган авылларны колачлаячак. Районда авыл җирлекләрендә су системалары хуҗалыгына караган барлыгы 70 объектны хәзер “Буа Водоканалы” җәмгыяте тәэмин итәчәк.
Абонентлар белән килешүләр төзү, санагычларга пломбалар салу эшен оештыруда безгә авыл җирлекләре хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Аларга мөрәҗәгать итеп әйтәсем килә: бу эшне оештыруда активрак булсыннар, аңлату эшләрен дә алып барсыннар иде. Контролерлар, бер көндә бөтен авылны әйләнә алмыйлар, кайсы авылда абонентлар санагычларны пломбалауны күбрәк көтәләр, шунда баралар. Безгә Казан шәһәрендәге "Электр челтәрләре" дәүләт унитар предприятиесе контролерлары да ярдәмгә киләләр. Өйләренә су үткәрелмәгән килеш суга түләү килгән очраклар күзәтелгәндә, абонентлар “Буа Водоканалы”на килеп гариза язарга тиешләр.
Әлбәттә, һәр яңалык бер калыпка кереп киткәнче күп төрле сораулар китереп чыгара. Мин халыкка аңлап карауларын сорыйм, “Буа Водоканалы” хезмәткәрләре һәр абонент белән аңлашылмаган очракларны ахыргача хәл итәргә әзер”.
Ни өчен хәзер абонентлар су өчен "челтәр компаниясе"нә түли соң?
Материалдан аңла-шылганча, авыл җирлекләрендә яшәү-челәрнең коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрендә эчә торган су белән тәэмин итүче оешма үзгәрде. Элек су ресурслары өчен водоканал структуралары җавап бирсә, хәзер исә су белән тәэмин итүгә килешү Татарстан Республикасы "Челтәр компаниясе" дәүләт унитар предприятиесе белән төзелә.
Укучыларыбызда урынлы сорау туа: ни өчен килешү энергетиклар белән, ә торбаларны карап, су белән тәэмин итеп торучы җирле "Водоканал" белән төзелми? Без бу хәлне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының рәсми документлары нигезендә аңлатабыз.
Татарстан Республикасы "Челтәр компаниясе" дәүләт унитар предприятиесе кем ул? ТР "Челтәр компаниясе" ДУП — ул Татарстан Республикасының эре дәүләт предприятиесе булып тора. Оешма республикада берничә районда электр челтәрләрен тапшыру һәм бүлү белән шөгыльләнә. Әмма 2026 елдан башлап, коммуналь активларны оптимальләштерү һәм дәүләт унитар предприятиеләренең функцияләрен киңәйтү кысаларында, оешмага салкын су белән тәэмин итү өлкәсендә гарантияле тәэмин итүче функцияләре дә тапшырылган. Хәзер предприятиенең җаваплылык зонасында — электр чыбыклары гына түгел, суүткәргеч торбалар да.
Нет комментариев