Район башлыгы контролендә: Буа районында контейнер мәйданчыклары эше буенча киңәшмә узды
Кичә, бүген, иртәгә

Район башлыгы контролендә: Буа районында контейнер мәйданчыклары эше буенча киңәшмә узды

Халыкның барлык мөрәҗәгатьләре һәм шикаятьләре администрациянең катгый контролендә.

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов "ПЖКХ" оешмасы вәкилләре белән конференция форматында киңәшмә уздырды.

Очрашуның төп темасы чүп-чарны контейнер мәйданчыкларыннан вакытында чыгару мәсьәләсе булды. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча, халыкның барлык мөрәҗәгатьләре администрациянең катгый контролендә тора, дип билгеләп үтелде. Үз чиратында, Ранис Камартдинов районның һәр кешесенә мөрәҗәгать итте:

- Хөрмәтле райондашлар! Әйдәгез, районыбызда тәртип һәм чисталыкны бергәләп саклыйк. Коммуналь хезмәтләрнең эше мөһим, әмма безнең белән күп нәрсә бәйле. Сездән чүпне моның өчен билгеләнгән контейнерлар һәм урналарга гына ташлавыгызны, бакалар янында калдыклар калдырмавыгызны, шулай ук үз йортларыгызның чисталыгын күзәтүегезне сорыйм, – диде ул.


Нет комментариев