Буа эчке эшләр бүлегенең яшь “участковые” гади булмаган хезмәте турында сөйли
Кичә, бүген, иртәгә

Буа эчке эшләр бүлегенең яшь “участковые” гади булмаган хезмәте турында сөйли

Гаять җитди һәм ирләрчә тыйнак полиция өлкән лейтенанты Олег Селиверстов хокук саклау органнарында дүрт елдан бирле эшли.

 

 

 

И. Мөхәммәтҗанова фотосы

 

Халык һәм син

Ул - район эчке эшләр бүлегенең полиция участок һәм балигъ булмаганнар белән эшләү буенча вәкиле.  Вазифасы шундый. Күбрәк өлкәннәр белән эшли. Контролендә – район үзәгеннән шактый ерак урнашкан ике административ участок.  Авыллар кечкенә түгел, халкы да күп.  “Авыр” участоклармы, дип кызыксынам.

Фото О. Селиверстовның шәхси архивыннан

  “Авыр” һәм “җиңел” шкаласы буенча санасаң, уртача, - ди Олег, -  Хокук бозулар күбрәк административ характердагы.   Кемдер алкоголь куллангач, батырланып китә, кемдер гаиләдә “герой”. Урлаулар азайган. 

Шуны да аңладым: “участковый” эшендә  Анискиннар  заманыннан күп нәрсә үзгәрсә дә,  профилактика һаман да үтемле “тәрбия”. Кисәтергә, аңлатырга, хәтта куркытырга да туры килә. Закон белән. 

Яшь участковый практикасында шундый хәл була: участокта берәү салырга ярата, эчсә, үз-үзенә хуҗа була алмый, өстеннән гаризалар килә.

- Бу кешегә болай ярамаганны кат-кат аңлаттым, кабинетка да чакырып сөйләштем, материал да рәсмиләштердем. Ниһаять, профилактика “эшләде”, хәзер  алкоголь кулланмый. Очрашкач бу абзый белән кул биреп исәнләшәбез, рәхмәтле булып калды, минем аны ниндидер начарлыктан саклап калганны аңлады кебек - ди Олег Алексеевич.

Фото О. Селиверстовның шәхси архивыннан

 Әйе, яхшы “участковый” булу җиңел түгел. Кешеләр белән контакт урнаштыру, ышаныч яулау – үзе бер “фән”. Җитмәсә әле, сиңа утыз да тулмаган булса. Хөрмәт һәм ышаныч тигез җирдә тумый.

- Кешеләрне, аларның проблемаларын тыңлый, аңлый белергә,  хәлне дөрес бәяләргә, законлы хәл итәргә, гадел булырга, вакыйга урынына оператив барып җитәргә кирәк, - ди Олег. Бу фикер белән  утны-суны кичкән коллегалары да килешә, дип уйлыйм.

Истә калучан хәлләр

Былтыр Олег Селиверстов  карамагындагы Иске Тинчәле авылында яшәүчеләрдән кеше тормый торган йортлардан бер-бер артлы урлаулар турында гаризалар керә башлый.  Кем эше? Каракны тотуга район эчке эшләр бүлегенең иң тәҗрибәле хезмәткәрләре дә килә, сораштыралар, засадалар оештыралар. Ниһаять, угрының эзенә төшәләр, эш судка җиткерелә.  Олег  тәҗрибәсендә беренче “чын” эш була бу.

Ә быел җәй ул үз участогында “Мәк” операциясе  вакытында утыз сутый  җирдә үсеп утырган кыргый киндер  таба. Составында наркотик матдә булган үсемлек юкка чыгарыла.

“Полицейский булам”

Олег гаиләсендә беренче  хокук саклау хезмәткәре. Полицейский булу уе үзеннән-үзе килә. Буа ветеринария техникумының юридик бүлеген тәмамлап, армиягә бара. Кайткач туп-туры район эчке эшләр бүлегенә килә. Участок опервәкиле сыйфатында Казан юридик институтында беренчел әзерлек уза.

Быел ноябрь аенда Олег Селиверстовның “участковый” вазифасына керешүенә дүрт ел тула.  “Эшемне яратам, китәргә уйламыйм”, ди ул. Ә  участковыйлар бүлеге начальнигы  Александр Федотовтан, Сергей Рахмановтан күп нәрсәне үзләштерә ул – үз-үзен тотарга, пунктуальлеккә, пөхтәлеккә.

- Нинди генә сорау белән керсәм дә, шалтыратсам да, алар булыша, киңәш бирә, -ди Олег.

Фото О. Селиверстовның шәхси архивыннан

...Бу “участковый” хезмәтендә  “айсберг”ның өсте генә әле. Төнге кизү торулар, кисәк шалтыратулар һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында юлга чыгып китүләр, соңлап кайтулар  - боларын кем исәпләгән!  Бу эш, ә өйдә... Өйдә аны гаиләсе сабырлык белән көтә. Аңлыйлар, яраталар... 

Илсөяр Мөхәммәтҗанова.


Нет комментариев