Якташыбыз Резидә Курамшина да бар иде. Бүген ул Казан шәһәренең 11 нче күппрофильле лицеенда туган (татар) телен һәм әдәбиятын укыта.
М.В. Ломоносов исемендәге унивеситетта укытучылар һәм рус әдәбияты укытучыларының Халыкара съезды масштаблы ачылды.
Форум Россиянең барлык 89 төбәгеннән һәм дөньяның 30 иленнән 2000 дән артык педагогны берләштерде, киләчәк белем бирү турында фикер алышу өчен абруйлы мәйданчык булды. Мондый югары дәрәҗәдә хезмәтләре билгеләп үтелгәннәр арасында Буа районында туган Резидә Курамшина да бар иде. Бүген ул Казан шәһәренең 11 нче күппрофильле лицеенда туган (татар) телен һәм әдәбиятын укыта.
Эштәге тотрыклы югары нәтиҗәләре һәм милли мәдәни традицияләрне саклауга зур өлеш керткәне өчен Резидә Курамшина Россия Мәгариф министрлыгының мактау грамотасына лаек булды. Бүләкне Татарстаннан килгән укытучыга министр Сергей Кравцов шәхсән тапшырды. Буа районыннан чыккан педагогны федераль дәрәҗәдә бәяләү республикада мәктәп белеменең югары дәрәҗәдә булуын ассызыклый.
Нет комментариев