Буа районында регионара бәйгедә Россиянең булачак программалаучы инженерлары очрашты
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында регионара бәйгедә Россиянең булачак программалаучы инженерлары очрашты

Буада шәһәренең 2 номерлы лицеенда узган регионара инженерлык хакатонына Россиянең төрле төбәкләреннән робототехника һәм программалау белән мавыгучы яшь талантларәре җыелды.

Бу уку йорты Россия мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән грант проектында җиңү яулап, әлеге күләмле чараны уздыру хокукына ия булды. Бәйге яшь буынны илнең IT-өлкәсенә җәлеп итү максатыннан оештырылды.

Катнашучылар истәлеккә фото төштеГеография киң булды: республика мәктәпләреннән тыш, ярышларда Санкт-Петербург, Ульяновск һәм Оренбург өлкәләреннән командалар онлайн форматта катнашты. Рәсми мәгълүматларга караганда, бәйгенең очный этабында 38 команда составында 114 укучы үз проектларын яклады.

 

Катнашучыларның эшләрен бәяләр өчен жюри составына Ульяновск дәүләт педагогика университетының информатика фәне буенча укытучысы Камилә Сәйфетдинова да чакырылган иде. Ул, Буа 2 номерлы лицее чыгарылышы буларак, бүгенге көндә IT-белгечләрнең ил икътисады өчен никадәр кирәк булуын ассызыклады. "Минем максат — мәктәп эскәмиясеннән үк заман таләпләренә җавап бирә торган белгечләр тәрбияләүгә үз өлешемне кертү", — диде ул.

Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Ранис Камәртдинов та катнашты.

Катнашучылар истәлеккә фото төштеУл районда яшьләрнең технологик потенциалын үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте: — Безнең районда мәктәпләрдә информацион технологияләрне үзләштерү өлкәсендә бик күп эш эшләнә. Районның һәрбер мәктәбендә диярлек робототехника буенча өстәмә дәресләр алып барыла. Узган ел бу максатта уку йортларны 4 миллион, быелгы уку елында тагын 4 миллион сумлык төрле техникалар сатып алынды. Укытучылар дәресләрне Мәскәү шәһәре белгечләре белән элемтәдә торып алып баралар. Безнең максат сезне мәктәптә үк бүгенге заманга кирәкле белгечләр әзерләп чыгару һәм илебезнең IT технологияләр өлкәсендә тагын да алга китүенә ирешү, — диде ул.

Икенче урын

Буа районы укучылары хакатонда зур җиңүләр яулады

  • "От гайки до винта" (инженерлык эше) юнәлешендә абсолют җиңүне "Будущее Z" командасы (Р. Сагдеев исемендәге Буа шәһәре урта мәктәбе)
  •  яулады.беренче урын
  •  
  • Икенче урынны "Авиа-5" (Буа, 5 нче гимназиясе) һәм "Технологи" (Буа лицей-интернаты) бүлеште. Өченче баскычта — "Шестеренки" (Буа, 2 нче лицее) командасы.
  • "Колонизация Луны: реальность или фантастика" номинациясендә:
    • Икенче урында — "Футурис" (Р. Сагдеев исемендәге мәктәп, Буа), "Астра Лунеры" (Буа лицей-интернаты) һәм "Роботворцы" (Буа, 2 нче лицее).
    • Өченче урында — "Шестеренки" (Буа, 2 нче лицее).
  • "Биохимический патруль: автономный инспектор экосистемы" (экология һәм IT) юнәлешендә җиңүчеләр:
    • 1 урын: "Технокод" (Буа, лицей-интернаты).
    • 2 урын: "Смотри завтра" (Р. Сагдеев исемендәге мәктәп, Буа) һәм "Сталкер" (Буа Вахитов исемендәге гимназиясе).
    • 3 урын: "Нейроны" (Буа, 2 нче лицее).
  • Махсус номинацияләрдә дә Буа укучылары иң яхшылар рәтендә:
    • "Прорыв в IT": "Пятый элемент" (Буа, 5 нче гимназиясе).
    • "Лучший дизайн-проект": "Авиаторы" (Буа, 2 нче лицее) һәм "Мирас" (Буа Вахитов исемендәге гимназиясе).

Җиңүчеләр дипломнар, кыйммәтле бүләкләр һәм киләсе этапка юллама белән бүләкләнде.


Нет комментариев