Ренат Харисның 85 яшьлеген Буада зурлап билгеләп үттеләр
Кичә, бүген, иртәгә

Ренат Харисның 85 яшьлеген Буада зурлап билгеләп үттеләр

Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның күркәм юбилеена багышланган тантана район мәдәният йортында узды.

 

Якташыбызны тәбрикләүКүргәзмә һәм укучылар чыгышы Юбилярны, кунакларны һәм шагыйрьнең иҗатын үз итүче буалыларны китапханә хезмәткәрләре, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп коллективы фойеда каршы алды. Алар шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган бай эчтәлекле күргәзмә оештырганнар. Мәктәп укучылары исә яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләп, аны сәламләделәр.

Кичәнең төп өлеше

Тантананың төп өлеше тамашачы залында дәвам итте. Анда шагыйрьнең тагын бик күп шигырьләре, җырлары яңгырады, котлау, рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре ирештерелде, истәлекләр барланды.

Ранис Камзртдинов котлавыМуниципаль район башлыгы котлавы

Тәбрикләү сүзләрен беренче булып муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов җиткерде: "Районыбыз белән Сезне уку, яшьлек еллары бәйли. Биредә Сез урта мәктәпне тәмамлагансыз. Һәм бүген без Сезне аерым бер җылылык белән Буа җирендә сәламлибез. Күпьеллык хезмәтегез һәм әдәбиятка тугрылыгыгыз татар телен, мәдәниятне һәм традицияләрне саклауга зур өлеш кертә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади илһам телим. Шигырьләрегез укучылар күңелендә һәрвакыт яшәсен", — диде ул.

Символик бүләк

Якты мизгелләрАннары Ренат Харисны һәм тормыш иптәше Лилия ханымны сәхнә түренә чакырып, "Халык шагыйре Ренат Хариска рәхмәтле буалылардан" дип язылган кул таягы бүләк иттеләр. "Аңа таянганда безгә, туган ягына таянуыгызны тоегыз", — диде бүләк тапшыручы. Ренат Мәгъсүм улы мондый бүләккә чиксез шатланды: "Әле кичә төнлә генә "Баруди таягы" дигән поэмама нокта куйдым. Искиткеч символик бүләк булды бу", — дип, мөфти, шәех, галим, мәгърифәтче Галимҗан Баруди турында кыскача сөйләп китте, аның татар халкының иң зур кешеләренең берсе булуын билгеләп үтте. Кичәдә чыгыш ясаучылар шагыйрьнең үзенең дә шундый югары бәягә ия шәхес булуын ассызыкладылар.

Кунаклар чыгышы һәм истәлекләр

  • Ирек Закиров ("Буа якташлыгы" президенты);
  • Резеда Әхиярова (композитор);
  • Фоат Галимуллин (филология фәннәре докторы, Ренат Харисның чордашы);
  • Флера Сәйфуллина (филология фәннәре докторы, якташыбыз) — алар шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы турында сөйләделәр, аның турындагы күпсанлы мисалларны китерделәр.

Ренат Харис күргәзмә карадыШагыйрьнең музее һәм чуаш әдәбияты

  • Гөлнур Айзат — җирле шагыйрә, ул Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә эшләгәндә шагыйрьнең музеен оештырган. Ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты һәм шагыйрьгә багышлап язган шигырен бүләк итте.
  • Константин Малышев (җәмәгать эшлеклесе) — Ренат Харисның чуаш әдәбиятына керткән өлеше турында сөйләде.

Нет комментариев