18 май 2015 яңалыклары
-
Цирк китте. Тәэсирләр калды
Краснодар шәһәреннән килгән күчмә цирк китте. Күргәннәр ачык тәэсирләрдә, ә менә к.рмәгәннәр өчен кечкенә генә фоторепортаж тәгъдим итәбез.
-
Ефремов урамындагы “Авалон” кибете каршында тагын ДТП
Бүген иртәнге якта шәһәрнең Ефремов һәм К. Маркс урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәте булды. "КиаРио" һәм "ВАЗ-2121 "Нива" автомобильләре юл бүлешә алмадылар. Нәтиҗәдә транспортларга җиңелчә зыян килде. Каза күрүче кешеләр юк. Сүз уңаеннан, май башыннан бирле әлеге урында бу икенче авария. Ул вакытта җәяүле хатын-кызның башы бәрелгән иде.
-
Буада “кабартма яңгыры” ява. Ә кайчан футболка киячәкбез?
Соңгы көннәрдә Буада яңгыр ява, суытты да. - Элек әбиләр моны "кабартма яңгыры" дияләр иде. Ә белгечләр телендә әйтсәк, бу чын агрономик яңгыр инде. Салкынча көндә сеңдереп яуган яңгыр җир куенына салынган бөртекләр шытып чыксын, кертелгән ашламалар эреп, үсемлекләрнең тамырына барып җитсен өчен эшләячәк,- ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең...
-
Буада Трусенев исемендәге стадионда ясалма чирәм урнаштыралар
Әлегә футбол кырында гади чирәм үсә. Ясалма өслекле кырда туп тибүе бөтенләй башка, диләр футболчылар. Күпкә түзгәнне азга түзегез - район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ленар Вәлиуллов белдерүенчә, ясалма өслек 30 августка - Республика көненә ясап өлгертелергә тиеш.
-
Буаның Наратлык урманында кышкы ял базасы булачак
Якын арада "Вираж" җәмгыяте юлчылары Наратлык урманындагы чаңгы юлларына асфальтлауга һәм шунда ук автомобильләр өчен туктап тору урынын ясауга керешәчәкләр. Кыш, чаңгы сезоны ачылгач, биредә прокат та эшләячәк. Моның өчен жылытыла торган ике будка урнаштырылачак, кайнар чәй сатуны да оештыру планлаштырыла. Ял базасы территориясендә чана шуу өчен тау да катырачаклар....