20 апрель 2017 яңалыклары
-
Кичә Буада начар һава торышы аркасында “Лада Гранта” әйләнеп капланды (+фото)
Кичә 20 сәгать 39 минутта район эчке эшләр бүлегенең кизү тору постына Ефремов урамында, "Ромашка" балалар бакчасыннан ерак түгел урында, "Лада Гранта" автомобиле әйләнеп капланды, дигән хәбәр керә. ЮХИДИ инспекторлары юл-транспорт һәлакәте булган урынга килгәч, руль артында хатын-кыз икәнлеге ачыклана. Авария булуга начар һава торышы сәбәпче булганлыгы да билгеле.
-
Буаның атаклы көрәшчесе туган авылында бил алышу ярышлары оештыра
22 апрельдә спорт остасы, көрәшче Рамил Җамалетдинов юбилее уңаеннан райондашларын туган авылына Иске Суыксу урта мәктәбенә көрәш ярышына чакыра. Ярыш 1999 елгы һәм аннан өлкәнрәкләр арасында Рамил Җамалетдинов кубогына үтәчәк. Көрәшчеләрне теркәү 9 сәгатьтә, ярышлар 10 сәгатьтә башланачак. Татар-башкорт көрәшендә бил алышучыларны һәм аларның җанатарларын көтеп калалар. Керү ирекле.
-
Буа районында бүген иртән тайгак юлда трактор капланды
Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, юл-транспорт вакыйгасында каза күрүче юк. "Дружба" агрофирмасына караган авыл хуҗалыгы транспорты йөртүчесе иртәнге сәгатьләрдә тайгак юлда идарәне югалта һәм юл кырыена каплана. Бәла урынына тиз районның төрле структураларга караган ашыгыч ярдәм хезмәтчелекләре килеп җитәләр. Транспорт чарасын юл кырыеннан күтәртеп чыгаралар.
-
Бүген Буада бозлы юлда автомобильнең борты “очты” (+фото)
Бүген 15 сәгатьләр тирәсендә шәһәрнең Ефремов урамындагы мәдрәсә тукталышы тирәсендә юл-транспорт вакыйгасы булды. Бозлы юлда "ГАЗ" автокүтәрткеч белән "Газель" бәрелешәләр. Нәтиҗәдә "Газель"нең япмалы бортын автокүтәрткеч асфальт юл өстенә алып ташлый. Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, авариядә каза күрүчеләр юк.
-
Без “Татарстан 24”тә!
Буа телевидениесе "Татарстан-24" каналына күчте - без республика эре телекомпаниясенең челтәр партнерына әверелдек. Узган чәршәмбедә әлеге вакыйга район күләмендә зурлап үткәрелде. Бу уңайдан "Буа дулкыннары" кунаклар да кабул итте. "Буа ТВ"ны яңа каналда тәкъдир итү тантанасында "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директорының телевидение буенча урынбасары Марина Коновалова, әйдәп баручы белгеч Ирина...
-
Буа ТВ тәкъдим итә: "Буа сулышы" тапшыруы
-
Буада йөртүче исерек егетләр ЮХИДИ инспекторларына “эләкте”
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, инспекторлар ике көн рәттән - 17 һәм 18 апрель көннәрендә исерек килеш рульгә утыручыларны тоткарладылар. Беренчесе - 1986 елгы егет "ВАЗ-21099" автомобиленә салган килеш утырган. Аны шәһәрнең Р.Люксембург белән Гагарин урамнары чатында туктаталар. Ул үзәк дәваханәгә барып, медицина тикшерүе узудан баш тарта. Икенче көнне...
-
Буада пенсионер “Тургай” каршында ДТП ясап качкан
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге хәл кичә иртә белән була. "Рено-Дастер" автомобиленең руле артына утырган пенсионер юл-транспорт һәлакәте ясый - артка чигенеп, башка автомобильне бәрдерә дә ДТП урыныннан китеп бара. Тик аның машина номерларын күреп калалар һәм ЮХИДИ инспекторларына әйтәләр. Хәзер качкын пенсионерны инспекторлар тапканнар, тикшерү бара. фото:...
-
Буада яшүсмер кыз наркотик куллану буенча исәпкә куелган
Буа районында "Россия балалары-2017" профилактик операциясе бара. Аның кысаларында балигъ булмаганнар арасында наркоманлык, хокук бозуларны кисәтү максатында район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделенисе инспекторлары белем бирү учреждениеләргә барып аңлату эшләре алып баралар. Бу уңайдан буалылар яшүсмерләрнең наркотик матдәләр кабул итү һәм аларны кем дә булса бу эшкә...