Буаның атаклы көрәшчесе туган авылында бил алышу ярышлары оештыра
22 апрельдә спорт остасы, көрәшче Рамил Җамалетдинов юбилее уңаеннан райондашларын туган авылына Иске Суыксу урта мәктәбенә көрәш ярышына чакыра. Ярыш 1999 елгы һәм аннан өлкәнрәкләр арасында Рамил Җамалетдинов кубогына үтәчәк. Көрәшчеләрне теркәү 9 сәгатьтә, ярышлар 10 сәгатьтә башланачак. Татар-башкорт көрәшендә бил алышучыларны һәм аларның җанатарларын көтеп калалар. Керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев