22 апрель 2015 яңалыклары
-
Буаның Ефремов урамында “иномарка”лар бәрелеште
Узган атна ахырында шәһәрнең Ефремов урамында, «Ромашка" балалар бакчасыннан ерак түгел урында ике чит ил автомобиле бәрелеште. "Иномарка"ларның берсе хәтта әйләнеп капланды.
-
Яшевка авыл җирлеге башлыгы Ольга Семенычева иң яхшы муниципаль хезмәткәрләр бәйгесенең дипломанты
Яшевка авыл җирлеге башлыгы Ольга Семенычева "Татарстан Республикасының муниципаль идарә итү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" конкурсында дипломант булды. 2013 елда бу авыл җирлеге грант откан акчага узган ел мәдәният йортын капиталь төзекләндерделәр. Ольга Александровна әйтүенчә, әлеге җиңү аңа җиңел генә бирелмәде. Аңа бу эшендә икътисадчы да, юрист та, баш бухгалтерда...
-
Буаның картлар йортында яшәүче ир-ат 22 ел буе күрмәгән сеңлесе белән скайп аша аралашкан
Шәһәрнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр хәзер скайп аша Кырымдагы туганнары, дуслары белән аралашалар. Әлеге элемтә "күпере" "Изгелекнең яз атнасы - изге эшләр эстафетасы" республика акциясе кысаларында тормышка ашырыла. Компьютерга веб-камера куйган көнне әби-бабайлар ыгы-зыгы килделәр. Ничек инде, шушы кечкенә генә әйбер меңләгән чакрым еракта яшәгән туганнарны күрсәтә алсын?!...
-
Буадан Ландыш Галиуллина “Шәфкать туташы эше” бәйгесендә өченче урын алды
Буа медицина училищесы чыгарылышы - 401 төркем студенты Ландыш Галиуллина "Шәфкать туташы эше" белгечлеге буенча республика һөнәри осталык конкурсында өченче урын алды. Түбән Кама медицина колледженда Татарстанның барлык урта медицина уку йортлары чыгарылышлары арасында узган бәйгедә конкурсантларга үзләрен төрле яктан күрсәтергә туры килде. Компьютерда тест биремнәренә җаваплар бирделәр, кичектергесез хәлләрдә...