Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шатлыклы хәбәр

Буадан Ландыш Галиуллина “Шәфкать туташы эше” бәйгесендә өченче урын алды

Буа медицина училищесы чыгарылышы - 401 төркем студенты Ландыш Галиуллина "Шәфкать туташы эше" белгечлеге буенча республика һөнәри осталык конкурсында өченче урын алды. Түбән Кама медицина колледженда Татарстанның барлык урта медицина уку йортлары чыгарылышлары арасында узган бәйгедә конкурсантларга үзләрен төрле яктан күрсәтергә туры килде. Компьютерда тест биремнәренә җаваплар бирделәр, кичектергесез хәлләрдә...


Буа медицина училищесы чыгарылышы - 401 төркем студенты Ландыш Галиуллина "Шәфкать туташы эше" белгечлеге буенча республика һөнәри осталык конкурсында өченче урын алды.
Түбән Кама медицина колледженда Татарстанның барлык урта медицина уку йортлары чыгарылышлары арасында узган бәйгедә конкурсантларга үзләрен төрле яктан күрсәтергә туры килде. Компьютерда тест биремнәренә җаваплар бирделәр, кичектергесез хәлләрдә табибка кадәр ярдәм күрсәттеләр, бәйләвеч салдылар. Иҗат конкурсында Бөек Ватан сугышында катнашкан шәфкать туташлары турында бәян иттеләр.
- Ландыш һәр этапта да үзен грамоталы, белемле, үз-үзенә ышанган булачак белгеч итеп күрсәтте,- ди аңа әзерләнергә булышкан укытучысы Люция Фәйзуллина.
Әлфия Шәрәфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Буа медицина училищесы чыгарылышы — 401 төркем студенты Ландыш Галиуллина “Шәфкать туташы эше” белге...