Шатлыклы хәбәр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буада рус теленнән БДИдә 100 балл җыючы бар!
Ул шәһәрнең 2 номерлы лицее чыгарылышы Анастасия Майорова. Кыз бу фәнне "су кебек эчүен" олимпиадаларда җиңүләр яулап, күп мәртәбәләр раслады инде. Ул физиканы да яхшы белә. Моның өчен аны Мәскәүдә академик Роальд Сәгъдиев шәхсән үзе бүләкләде - ноутбук тапшырды. Аның сыйныфташы Анна Насейкина бик азга гына калышып, 98 балл җыйды....
-
Каратэчы Аяз Хәсәнов – спорт остасына кандидат нормасын үтәде
Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Аяз Хәсәнов каратэ-Фудокан буенча Ульяновск өлкәсе беренчелеге һәм чемпионатында 16-17 яшьлекләр арасында беренче урын алды һәм көнчыгыш кара-каршы көрәшләре буенча спорт остасына кандидат нормасын үтәде. Әлеге бәйгедә Ринат Хәсәновның башка шәкертләре дә уңышка ирештеләр. 7 яшьлекләр арасында 2 номерлы лицей укучысы Данила Смирнов өченче,...
-
Әлкидән Заһир Галиуллин татар телен яхшы белүен Халыкара олимпиадада исбатлады
Заһир Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 сыйныфта укый. Үзенең белемле булуын ул күптән түгел татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән өченче Халыкара олимпиадада раслады. Егет анда лауреат булды. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрыннан котлаулар кабул итте һәм фотоаппарат белән бүләкләнде. Укучының мондый уңышында мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты...
-
Буа ветеринария техникумы студенты Зөфәр Шакиров Түбән Камадан диплом белән кайтты
Уку йортының 364нче төркем студенты Зөфәр Шакировның "Эретеп ябыштыру - киләчәккә бер адым" фәнни-гамәли конференциясендә "Эретеп ябыштыруның үсеше тарихы һәм эретеп ябыштыруда яңа технологияләр" номинациясендә ясаган чыгышы Дипломга лаек булды. Автор докладын әзерләгәндә "Буа машина төзү заводы" җәмгыяте эшчәнлеге үрнәген дә күрсәткән.
-
Татарча камил сөйләшүче 5 номерлы мәктәп укучылары видеокамера белән бүләкләнде
26 апрельдә Казанның Бауман урамында узган "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең уньеллы тантанасында Буаның 5 номерлы мәктәбенең 3-9 сыйныфлар укучылары видеокамера белән бүләкләнделәр. Укучылар бу бүләккә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Люция Исхакова һәм Эльмира Гайнетдинова акция кысаларында оештырган төрле чараларда актив катнашып, гомуми нәтиҗәдә икенче урынга чыгып лаек булдылар.
-
Буалы фронтовикларның батырлыгына багышланган татар, рус, чуаш телләрендә китап дөньяга чыкты
"Великая тайна Победы" дип аталган басма 2000 данәдә басылды. Китапка туплау өчен райондагы гаиләләрдә сакланган өчпочмаклы фронт хатлары җыелды, фотографияләр һәм истәлекләр барланды. Аның битләрендә шулай ук Буаның сугыш елларында Җиңүгә керткән өлеше, геройларыбыз турында да язылган. Китап "Идел-Пресс" нәшриятында бастырылды һәм районга кайтарылды.
-
Буа электр челтәрләренең коллектив килешүе Россия энергокомпанияләре арасында иң яхшысы
"Бөтенроссия электрчылар һөнәр берлеге" иҗтимагый берләшмәсе "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - Буа электр челтәрләренең беренчел һөнәр берлеге оешмасын диплом белән бүләкләде. БуЭС моңа "Россия Федерациясе энергетика компанияләрендә иң яхшы коллектив килешүе" конкурсында беренче урын алуы белән лаек булды. Нәтиҗә ясаганда хезмәт хакы күләме, аны индексацияләү алымнары һәм күләме,...
-
“Эврика” конкурсы җиңүчеләре
Укучыларның фәнни-инновацияле эшләренең "Эврика" дип исемләнгән беренче район конкурсы узды. Лицей-интернат базасында үткән әлеге бәйгедә 10 уку йортыннан 19 укучы катнашты. Беренче урыннарны алучылар бу көннәрдә "Мәктәп проектыннан Татарстан Республикасының интеллектуаль элитасын формалаштыруга" дигән фәнни-гамәли конференциядә көчләрен сыныйлар. Ә район бәйгесендә җиңүчеләрнең һәм призлы урыннарга ия булучыларның барысына да ветеран-укытучы...
-
М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы Назлыгөл Галимованың шигыре “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә җиңү яулады
М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы Назлыгөл Галимованың шигыре "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә җиңү яулады М. Вахитов исемендәге гимназиянең унынчы һәм җиденче сыйныф укучылары абыйлы-сеңелле Айбулат һәм Назлыгөл Галимовлар "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә җиңү яуладылар. Яшь каләм тибрәтүчеләрнең бу беренче генә уңышы түгел. Назлыгөлнең "Таңнар тыныч булсын" дигән шигырен...
-
Яшевка авыл җирлеге башлыгы Ольга Семенычева иң яхшы муниципаль хезмәткәрләр бәйгесенең дипломанты
Яшевка авыл җирлеге башлыгы Ольга Семенычева "Татарстан Республикасының муниципаль идарә итү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" конкурсында дипломант булды. 2013 елда бу авыл җирлеге грант откан акчага узган ел мәдәният йортын капиталь төзекләндерделәр. Ольга Александровна әйтүенчә, әлеге җиңү аңа җиңел генә бирелмәде. Аңа бу эшендә икътисадчы да, юрист та, баш бухгалтерда...
-
Буадан Ландыш Галиуллина “Шәфкать туташы эше” бәйгесендә өченче урын алды
Буа медицина училищесы чыгарылышы - 401 төркем студенты Ландыш Галиуллина "Шәфкать туташы эше" белгечлеге буенча республика һөнәри осталык конкурсында өченче урын алды. Түбән Кама медицина колледженда Татарстанның барлык урта медицина уку йортлары чыгарылышлары арасында узган бәйгедә конкурсантларга үзләрен төрле яктан күрсәтергә туры килде. Компьютерда тест биремнәренә җаваплар бирделәр, кичектергесез хәлләрдә...
-
Буаның “Гольфстрим”ы өченче!
"ГОЛЬФСТРИМ" КОЛЛЕКТИВЫ "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә чираттагы уңышын яулады. Аның кече төркем биючеләре суперфиналда өченче урынга лаек булды. Фестивальнең беренче бүләкләү тантанасы һәм гала-концерт "Уникс" концертлар залында узды.
-
Әлки авылы мәктәбеннән Илдар Гыйниятуллин – республиканың иң яхшы физика укытучысы
Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры һәм физика, математика укытучысы Илдар Гыйниятуллин "Ел укытучысы-2015" республика конкурсында зур җиңүгә иреште - физика укытучылары арасында беренче урын яулады. Бәйге Казан шәһәренең 8 номерлы гимназиясендә узган. Биш көн дәвамында укытучылар мастер-класслар күрсәткәннәр, укучыларга дәресләр биргәннәр, педсоветлар үткәргәннәр, ике командага бүленеп үзләренең укыту...
-
Йөз илле мең сумлык бүләкләнделәр
Ветеринария техникумы студентларыннан нинди белгеч чыгачагын бүгеннән әйтүе кыен, әмма җырчы буларак үзләрен күрсәттеләр инде. "Без - бәхетле буын!" республика фестиваленнән икенче урын алып кайтулары моның ачык мисалы. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чарада 80нән күб-рәк урта һөнәри белем бирүче уку йорты катнашты. Җи-ңү яуларга, ай-һай, җиңел булмады егетләргә-кызларга. Яңа җырлар,...
-
Яшь талантлар уңышлы чыгыш ясадылар
«Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада фестиваленең Кайбыч районында узган зона турында буалы яшь талантлар уңышлы чыгыш ясадылар. Республика этабына "Гольфстрим" бию коллективының ике төркеме дә һәм "Микс" биючеләре, "Шатлык нуры" һәм "Подснежник" вокаль ансамбльләре, җырчылар Регина Сабирова, Кәрим Фәсхетдинов, Камил Вәлиев, нәфис сүз осталары Нияз Халиков һәм Самира Фәхретдинова,...