“Эврика” конкурсы җиңүчеләре
Укучыларның фәнни-инновацияле эшләренең "Эврика" дип исемләнгән беренче район конкурсы узды. Лицей-интернат базасында үткән әлеге бәйгедә 10 уку йортыннан 19 укучы катнашты. Беренче урыннарны алучылар бу көннәрдә "Мәктәп проектыннан Татарстан Республикасының интеллектуаль элитасын формалаштыруга" дигән фәнни-гамәли конференциядә көчләрен сыныйлар. Ә район бәйгесендә җиңүчеләрнең һәм призлы урыннарга ия булучыларның барысына да ветеран-укытучы...
Укучыларның фәнни-инновацияле эшләренең "Эврика" дип исемләнгән беренче район конкурсы узды. Лицей-интернат базасында үткән әлеге бәйгедә 10 уку йортыннан 19 укучы катнашты. Беренче урыннарны алучылар бу көннәрдә "Мәктәп проектыннан Татарстан Республикасының интеллектуаль элитасын формалаштыруга" дигән фәнни-гамәли конференциядә көчләрен сыныйлар. Ә район бәйгесендә җиңүчеләрнең һәм призлы урыннарга ия булучыларның барысына да ветеран-укытучы Дөлфидә Баһаветдинова бүләк-ләр өләште һәм чәй өстәле оештырды.
Моңа беренче урынны алган лицей-интернатның 4 сыйныф укучысы Рәсим Җәләлов, 7 сыйныф укучылары Марат Ханбиков, Раил Исланов, Риназ Гайнатуллин, 8 сыйныфтан Ранис Зәйнуллин, 2 номерлы лицейның 9 сыйныф укучысы Элина Сафина, Әлки мәктәбеннән 8 сыйныф укучылары Линар Галәветдинов һәм Азат Гафиятов, Иске Тинчәледә 7 сыйныфта укучылар Илназ Төхфәтуллин һәм Илназ Хөснетдинов, икенче урын бирелгән 5 номерлы мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Ангелина Брюханова, Раководан 7 сыйныфта белем алучы Артем Фадеев һәм Денис Тимофеев, лицей-интернатта 6 сыйныфта укучы Фаил Баһаветдинов, Яңа Тинчәледән 10 сыйныф укучылары Самат Габбазов, Ранис Алимов, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән 10 сыйныф укучысы Валерий Андреев һәм эшләре өченче крынга бәяләнгән Адав-Толымбай мәктәбендә 8 сыйныфта белем алучы Раилә Сафиуллина, Иске Суыксуда 7 сыйныфтк укучы Гөлназ Хәйдарова лаек булдылар. Аларга район мәгариф идарәсе Дипломнары да тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев