Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шатлыклы хәбәр

Буа электр челтәрләренең коллектив килешүе Россия энергокомпанияләре арасында иң яхшысы

"Бөтенроссия электрчылар һөнәр берлеге" иҗтимагый берләшмәсе "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - Буа электр челтәрләренең беренчел һөнәр берлеге оешмасын диплом белән бүләкләде. БуЭС моңа "Россия Федерациясе энергетика компанияләрендә иң яхшы коллектив килешүе" конкурсында беренче урын алуы белән лаек булды. Нәтиҗә ясаганда хезмәт хакы күләме, аны индексацияләү алымнары һәм күләме,...

"Бөтенроссия электрчылар һөнәр берлеге" иҗтимагый берләшмәсе "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - Буа электр челтәрләренең беренчел һөнәр берлеге оешмасын диплом белән бүләкләде. БуЭС моңа "Россия Федерациясе энергетика компанияләрендә иң яхшы коллектив килешүе" конкурсында беренче урын алуы белән лаек булды.

Нәтиҗә ясаганда хезмәт хакы күләме, аны индексацияләү алымнары һәм күләме, сәламәт һәм куркынычсыз хезмәт шартлары белән тәэмин итү гарантияләре, хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының сәламәт ял итүе мәсьәләләре, өстәмә ташламалар һәм гарантияләр исәпкә алынган. Буалыларның хезмәт килешүенә югары бәя аларның социаль партнерлыгының югары дәрәҗәсен күрсәтә.

БуЭСның беренчел һөнәр берлеге оешмасы рәисе Надежда Быченковага иҗтимагый берләшмәнең Мактау грамотасы тапшырылды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бөтенроссия электрчылар һөнәр берлеге” иҗтимагый берләшмәсе “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җә...