Шатлыклы хәбәр рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Ел тәрбиячесе-2015” – Зөлфия Җәләлова
Шәһәрнең "Аленушка" балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып 4 ел эшли. Балаларны җырларга, биергә өйрәтү турында кечкенәдән хыяллана ул. -Бала ак кәгазь бите сыман, аңарда нәрсә ясыйсың, шул була, - дип кабатларга ярата. Һәрбер сабыйга шәхсән якын килеп, аларның иҗади осталыкларын танып алуны, үстерүне төп бурычы итеп куя яшь педагог. Үз...
-
“Ел сыйныф җитәкчесе-2015” – Татьяна Мясникова
Зур Фролово мәктәбендә 2, 4 сыйныфларны җитәкли. Тәтеш педагогия училищесын тәмамлап кайтканнан бирле 22 ел биредә эшли. Чын педагог беренче чиратта балаларның дусты һәм сердәше булырга тиеш, дип саный ул. Моның өчен ул дәресләрне күбрәк уен формасында алып бара. Балалар белән үзе дә уйный. Шуңа да Татьяна Мясникованың укучылары башкаларныкыннан...
-
“Ел укытучысы-2015” – Илдар Гыйниятуллин
Әлки мәктәбе директоры, физика һәм информатика фәннәрен укыта. Педагоглык стажы 20 ел. Һөнәри осталык буенча Россия, Татарстан, район күләмендә үткәрелгән күп төрле конкурслар җиңүчесе, "Безнең иң яхшы укытучы-2013", "Безнең иң яхшы директор-2014" грантларын отучы. Узган ел "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Илдар Гыйниятуллинның эш девизы: "Белем белән тутырырга...
-
Кадрлар резервы “фондына” кертелгән яшьләр арасында тагын бер буалы
Республиканың кадрлар резервы "фондына" кертелгән яшьләр арасында тагын бер буалы бар -- ул сәүдә өлкәсендә хезмәт куючы Илдар Сәйфиев. Сайлап алу турларын уңышлы узган егет Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан өй эшен туган мәктәбендә - М. Вахитов исемендәге гимназиядә оештырды. 10 сыйныф укучылары белән "Яшь сугышчы курсы" социаль акциясе үткәрде....
-
Буада 45 квартиралы яңа йорт файдаланылуга тапшырылды
Әлеге йорт социаль ипотека дәүләт программмасы нигезендә төзелде. Аны ачу тантанасына Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры Тәлгать Абдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин килделәр. Заманча җиһазландырылган якты, матур квартираларны яшәүчеләр мактап сөйләделәр. Кунакларга аларга әлеге йортта иминлек, бәхетле гомер теләделәр. Әлфинур Йосыпова. Автор фотолары.
-
Ел саен ярдәмен тоябыз
Безнең Норлат төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы шушы авылда туып-үскән, бүген "Вираж" ябык акционерлык җәмгыятен җитәкләүче Рәшит Шәйхетдиновның булышлыгын даими тоеп яшәве белән бәхетле. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәнгә түгел, күңеле кушканга эшли ул моны. Ел са-ен чыгарылыш укучыларын, беренче сыйныфка керүчеләрне бүләкләп шатлык өләшә. Яңа ел, башка бәйрәмнәрдә дә...
-
Буа турында яңа китап
Шәһәрнең М. Вахитов исемендәге гимназиядә " Буа районы геограпфиясе" дип исемләнгән китапны тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге китап балаларга туган якны өйрәнү өчен өстәмә әдәбият булып хезмәи итәчәк. Бу хакта кичәгә килгән район башкарма комитетитының социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова әйтеп узды. Ул китапны чыгаручыларга - шәһәрнең М. Вахитов...