23 ноябрь 2023 яңалыклары
-
Татарстанда мөгезле эре терлекләрнең баш саны кабат кимегән
2023 елның сентябрь ахырына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда бөтен төрдәге категорияле хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны 905,8 мең баш тәшкил иткән.
-
Татарстанда этномәдәни фестивальдә 400 меңәр сумлык призлар булачак
Татарстан Министрлар Кабинеты «Безнең йорт – Татарстан» этнофестивален үткәрү тәртибен раслады. Әлеге чара нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә бер җиңүче билгеләнәчәк, алар һәрберсе 400 мең сум алачак. Әлеге документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.
-
Татарстанның 20 районында яшәүчеләргә чүп җыю һәм чыгару өчен 78 млн сум акча түләнәчәк
Татарстанның 20 районында яшәүчеләргә чүп җыю, чыгару һәм утильләштерү хезмәтләре өчен 78 млн сумнан артык акча түләнәчәк.
-
Путин Россиядә 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте
2024 ел Россиядә Гаилә елы булачак. Карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде, диелә Россия Президенты Владимир Путин указында.
-
Синоптиклар Татарстанда кар, буран һәм көчле җил турында кисәтте
Бүген Татарстан территориясендә кабат кар көтелә, аерым районнарда буран булырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.