25 май 2016 яңалыклары
-
ТРК "Буа дулкыннары: "Шигъри моннар" тапшыруы (видео)
Ренат Харис: "Шигырьлэрдэ- минем йорэгем"
-
Буада “Дядя Степа” балалар конкурсы тәмамланды. Җиңүчеләр кемнәр? (+фото)
"Дядя Степа" район конкурсы тәмамланды. Анда балалар кулдан эшләнгән әйберләр, рәсемнәр ясап катнаштылар җиңүчеләр билгеле. Кул эшләре буенча беренчелекне Айрат Латыйпов, Фаил Юнысов, икенче урынны Кира Журавлева, Эмиль Вәлиев, өченче урынны Леонид Зайцев һәм Гүзәл Мифтахова алдылар. Рәсемнәр буенча беренче - Артур Чебоков, икенче - Елизавета Юнысова, өченче - Алсу...
-
Буада яшел уракка чыктылар
Берьеллык үләнне урдыруга беренчеләрдән булып "Кыят" җәмгыяте, "Авангард" агрофирмасы, "Ак Барс Буа" агрофирмасының барлык филиаллары һәм "Коммуна" кереште. Бүгенге көнгә үлән барлыгы 245 гектарда урдырылды. Аның 125 гектары - терлекләргә яшел азык, калганы печән өчен. "Ак Барс Буа" агрофирмасының 3 номерлы филиалында яшь бозаулар өчен витаминлы 600 көлтә дә бәйләнде.
-
Буада иң кечкенә футболчылар көч сынады. Бүләкләрне спонсор әзерләде (фоторепортаж)
2-3 сыйныфлар укучылары арасында мини-футбол буенча районара турнир "Батыр" спорт мәктәбендә узды. Анда Тәтештән, Кама Тамагыннан, Кыяттан, Ырыңгыдан һәм "Батыр" спорт мәктәбеннән 3 команда катнашты. Алар белән беррәттән шулай ук "Батыр" спорт мәктәбенең Радик Садыйков шәкертләре - беренче сыйныф балалары да көч сынады. Иң кызыгы - алар икенче урын алдылар....
-
Бүген Буада Соңгы кыңгырау бәйрәме (фоторепортаж)
Унберенчеләр өчен ул соңгы мәртәбә, ә мәктәптә уку чоры тәмамланмаган укучыларга озын каникуллар җитүен хәбәр итеп чыңлый. Быел район мәктәпләрен 197, тугызынчыны 451 укучы тәмамлый. Иртәгәдән үк җәйге ялга китәчәк беренче сыйныфта белем алучы балалар - 497. Бәйрәм сценарие һәрберсендә бер - тигез сафларга тезелеп баскан ак алъяпкычлы, бантлы кызлар,...