25 октябрь 2017 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова Казан тамашачысы каршында Илфак Шиһапов белән беренче һәм соңгы дуэтын башкарды (ВИДЕОРЕПОРТАЖ)
Бүген филармониянең концертлар залында Илсөя Бәдретдинова концерты аншлаг белән үтте. Башта Илсөянең чыгышы Казанда бер генә генә көн дип планлаштырылган иде. Тамашачыларның күп санлы сораулары буенча, ул иртәгә, 26 октябрьдә, өстәмә концерт куя. Илсөя беркемне дә битараф калдырмый торган җырчы. Бүген ул тамашачысын елатты да, елмайтты да. "Мин Илфак белән...
-
Муниципаль район җитәкчелеге оешма-предприятие коллективлары очрашулары дәвам итә
Муниципаль район җитәкчелеге оешма-предприятие коллективлары һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашулары дәвам итә. Чираттагысы машина төзү заводында. Анда муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев дәүләт программалары һәм үзара салым турында чыгыш ясады, аның әлеге программаларның өстенлекләре белән таныштырды.
-
Безнең конкурс! Буаның иң яхшы “участковыен” сайлыйбыз!
Район газетасы һәм телевидениесе, сайты чираттагы конкурс игълан итә. Ул полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышлана. Без әлеге бәйгене полиция бүлегенең бер подразделениесе - участок вәкилләре арасында уздырырга уйладык. Чөнки алар халыкка иң якын полицейскийлар, зарлары, проблемалары булса мөрәҗәгать итәләр. Начальниклары Рамил Әбекиев әйтүенчә, буалылар хезмәткәрләргә бүлеккә килеп тә еш кына...
-
Буаның Көнбатыш бистәсендәге “Пятерочка” кибете кайчан ачыла?
"ВКонтакте" социаль челтәрендәге "Новости Буинска" төркеменә сайтны укучыбыз Көнбатыш бистәдә - шәһәрнең Вахитов урамында яңа төзелгән "Пятерочка" кибетенең кайчан ачылуы хакында сораган иде. Ул буалы сатып алучылар өчен ишекләрен 27 октябрьдә иртәнге 8 дә ачачак. Бу сәүдә челтәренең Буадагы 5нче кибете. главное фото: gk170.ru
-
Буа гармунчылары Бик-Үти авылына кайтты (+фото)
Күптән түгел Бик-Ути авылында "Уйнагыз гармуннар" кичәсе булып узды. Әлеге чараны оста гармунчы, мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән Фаяз Хабибуллин оештырды. Кичәгә башка гармунчылар - Фәрит Садриев, Илдар Нуруллин Рәис Нәгыймуллин, Рамил Сәмигуллин, Рөстәм Вәлиуллин, Марат һәм Инсаф Сәлаховлар бер-бер артлы гармунда уйнадылар да, җырладылар да. Гармун телләренә авылның оста...