30 май 2023 яңалыклары
-
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан«СалаваTik»ларның яңа видеолары чыкты
«Карак песи» шигырендә автор кеше әйберенә кагылырга ярамаганлыгын кисәтә.
-
«Өченче яшь» республика спартакиадасында буалылар катнашты
26 майда Казанда XIII Республика пенсионерларның «Өченче яшь» Спартакиадасы финалы узды. Анда Буа районы командасы яхшы әзерлекле булуын күрсәтте.
-
Татарстанда ВКонтакте социаль челтәрендә 7 меңгә якын дәүләт паблигы ачылган
Татарстан дәүләт органнары һәм оешмаларының ВКонтакте социаль челтәрендә барлыгы 6901 паблигы, ягъни рәсми ачык бите теркәлгән. Аларның күпчелеге – белем бирү учреждениеләренә карый: республикада 1380 мәктәп, 1590 балалар бакчасы һәм 126 өстәмә белем бирү учреждениесенең ВКда үз бите бар. Икенче урында – социаль өлкәдә эшләүче учреждениеләр: ВКда шундый 478 рәсми аккаунт ачылган. Өченче урында – спорт учреждениеләре: ТР Спорт министрлыгы карамагындагы 200ләп оешма ВКда рәсми сәхифәсен алып бара.
-
Буа районында кырларны кабул итү бара (фото)
Муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов җитәкчелегендәге аграрийлар кырларның торышын тикшерәләр.