Безнең конкурс! Буаның иң яхшы “участковыен” сайлыйбыз!
Район газетасы һәм телевидениесе, сайты чираттагы конкурс игълан итә. Ул полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышлана. Без әлеге бәйгене полиция бүлегенең бер подразделениесе - участок вәкилләре арасында уздырырга уйладык. Чөнки алар халыкка иң якын полицейскийлар, зарлары, проблемалары булса мөрәҗәгать итәләр. Начальниклары Рамил Әбекиев әйтүенчә, буалылар хезмәткәрләргә бүлеккә килеп тә еш кына...
Район газетасы һәм телевидениесе, сайты чираттагы конкурс игълан итә. Ул полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышлана. Без әлеге бәйгене полиция бүлегенең бер подразделениесе - участок вәкилләре арасында уздырырга уйладык. Чөнки алар халыкка иң якын полицейскийлар, зарлары, проблемалары булса мөрәҗәгать итәләр. Начальниклары Рамил Әбекиев әйтүенчә, буалылар хезмәткәрләргә бүлеккә килеп тә еш кына рәхмәт әйтәләр. Ул менә шундый иң күп халык мәхәббәтен яулаучы биш "участковыйны" безнең конкурска тәкъдим итте дә. Алар - Андрей Смирнов, Алмаз Алимов, Раил Камалов, Илдар Зартдинов һәм Айрат Хәлилов.
Алар өчен бүгеннән башлап, "Вконтакте" социаль челтәренең "Новости Буинска" төркемендә 27 октябрьнең көндезге 12 сәгатькә кадәр тавыш биреп була. Финалга иң күп "лайк" җыючы ике участковый чыгачак. Тавыш бирик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев