Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа агрономнары: "Һәр бөртек таләпләргә туры килә"

Бүген хуҗалыклар агрономнары өчен кызу вакыт. Алар саклауга салынган орлыкның торышын лаборатор анализлар аша тикшереп тору белән мәшгуль. "Ак Барс Буа" агрофир-масының 4 номерлы филиалы агрономы Дамир Хәйретдиновны "Россельхозүзәк"нең районара бүлегенә кереп барганда очраттым. Ул кечкенә капчыкларга тутырып, үзләрендә булган орлыкны лабо-раториягә тикшерүгә алып килгән. Аның белән лабораториягә уздык. Биредә...

Бүген хуҗалыклар агрономнары өчен кызу вакыт. Алар саклауга салынган орлыкның торышын лаборатор анализлар аша тикшереп тору белән мәшгуль.

"Ак Барс Буа" агрофир-масының 4 номерлы филиалы агрономы Дамир Хәйретдиновны "Россельхозүзәк"нең районара бүлегенә кереп барганда очраттым. Ул кечкенә капчыкларга тутырып, үзләрендә булган орлыкны лабо-раториягә тикшерүгә алып килгән. Аның белән лабораториягә уздык. Биредә эшләүче кызларга ел әйләнәсе эш җи-тәрлек. Җитәкчеләре Радик Ибәтуллин иң беренче чиратта аларга уңайлы эш шартлары булдырган. Быел биредә капиталь ремонт үткәрелеп, бүлмәләрдәге идәннәр, ишекләр, эш кораллары, җиһазлар яңасына алмаштырылган. Кечкенә генә коллектив заман та-ләпләре буенча эшләргә тырыша. Хуҗалыкларның тотрыклы уңышка ирешү-ендә аларның да саллы өлеше бар.

Дамир орлык капчыкларын беренче категорияле агроном Гөлгенә Абдул-линаның эш өстәленә куй-ды. "Ак Барс Буа" агрофирмасы киләсе ел уңы-шы турында бүгеннән кайгырта. Һәр филиалга кукуруз орлыгы кайтартылган. Үзәк аша алынган орлыкның сыйфатын, тишелешен даими тикшереп торалар. Икенче өстәл артында биредә 10 елдан артык эшләүче Фәридә Хәйретдинова "Ямбулат" хуҗалыгыннан китерел-гән бодайны тикшерә иде.

- Тиешле документларны дөрес тутырып китер-гәннәр. Орлык чүпсез. Һәр бөртек тә авырлыгы буенча таләпләргә туры килә,- диде ул.

Үзәк күрше Апас, Чүпрә-ле, Кайбыч районнары ху-җалыкларына да хезмәт күрсәтә. Басуларның уң-дырышлылыгын арттыруга да өлеш кертәләр. Соң-гы елда яңа төр хезмәт күрсәтә башлаганнар. Ике агрегат белән район хуҗалыклары кырларына 11 мең гектарда минераль ашлама кертүдә булышканнар. Алты ке-шедән торган коллектив районда элиталы орлык җитештерү белән шөгыльләнүче хуҗалык-ларга да контрольлек итә.

- Быел район буенча бөр-текле-кузаклы культура-ларның һәр гектарыннан уртача 33 центнер, 171 мең тоннага якын ашлык җыеп алуында аларның да өлеше зур. Сатуда сабан бодаеның 16, арпа-ның - 5, борчакның - 4, сояның 5 сорты, барлыгы 4448 тонна элиталы орлык бар, зур байлык бу,- ди Радик Тәүфыйк улы.

Бүген элиталы орлык сатып алу фермер хуҗа-лыкларына да кулай. Дәү-ләт андыйларга чәчүлек-кә тоткан сумманың шактый өлешен кире кайтара.

-Лаборатор тикшерүләр күрсәткәнчә, хуҗалыклар-да киләсе елда чәчү өчен тупланган 14409 тонна ор-лык барлык таләпләргә дә җавап бирә. Ел саен алар яңа сортлар белән яңартылып торыла,- ди Радик Ибәтуллин.

Үзәкнең лабораториясен-дә заманча җиһазлар урнаштырылган. Ашлыкның җилемчәлеген белү өчен җиһаз алганнар. Моңарчы хуҗалыклар аны Казан шәһәрендәге лаборатори-ядә тикшерткәннәр. Беренче категорияле агроном Гүзәл Гыймадиева ки-рәк вакытта ашлыкның сыйфатын ачыклап бирә.

Республикабызның 43 районы арасында барлык эш нәтиҗәләре буенча алда баручы районара "Россельхозүзәк"тән яхшы тәэсирләр алып, әлеге язманы тиз арада газетага өлгертү өчен редакциягә ашыктым мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев