Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада иртәнге сәгать 8дә барлык сайлау участоклары эшли башлады

Бүген буалылар җиденче чакырылыш Дәүләт Думасында Татарстан мәнфәгатьләрен кемнәр яклаячагын ачыклаячаклар. Шул ук вакытта 8 сайлау округында җирле үзидарә органнарына депутатларны өстәмә сайлау уза. Иртәнге 8 сәгатьтә шәһәрдә 15, авылларда 56 сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Алар кичке сәгать 8дә ябылачак. Халык, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр сайлау участокларын актив киләләр....

Бүген буалылар җиденче чакырылыш Дәүләт Думасында Татарстан мәнфәгатьләрен кемнәр яклаячагын ачыклаячаклар.
Шул ук вакытта 8 сайлау округында җирле үзидарә органнарына депутатларны өстәмә сайлау уза. Иртәнге 8 сәгатьтә шәһәрдә 15, авылларда 56 сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Алар кичке сәгать 8дә ябылачак. Халык, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр сайлау участокларын актив киләләр. Шәһәрнең Космовский сайлау участогында иртәнге сәгать 9га 200дән күбрәк, Үзәк сайлау участогында 100дән күбрәк буалы үз тавышын бирде инде.
Авыл халкы сайлауларга иртәнге сәгатьләрдә үк күпләп килде. Шәһәрлеләрнең көндезге 11 сәгатьтән алып сайлау участокларына масскүләм килүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген буалылар җиденче чакырылыш Дәүләт Думасында Татарстан мәнфәгатьләрен кемнәр яклаячагын ачыклая...