Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буалылар, шикәр дә, иттарткыч та сезнеке булачак

Хөрмәтле укучыларыбыз! Район газетасы редакциясе традиция буенча киләсе яртыеллыкка "Байрак"ка подписка рәсмиләштерүчеләр (шул исәптән альтернатив язылучылар да) арасында призлар уйнатуны дәвам итә. Киләсе алты айда өч телдә чыгучы район газетасының берсен алдырачак райондашлар өчен төп приз иттарткыч, калган бүләкләр арасында - бишәр килолы капчыкларда шикәр комы, он. Аларга ия булу...

Хөрмәтле укучыларыбыз! Район газетасы редакциясе традиция буенча киләсе яртыеллыкка "Байрак"ка подписка рәсмиләштерүчеләр (шул исәптән альтернатив язылучылар да) арасында призлар уйнатуны дәвам итә. Киләсе алты айда өч телдә чыгучы район газетасының берсен алдырачак райондашлар өчен төп приз иттарткыч, калган бүләкләр арасында - бишәр килолы капчыкларда шикәр комы, он. Аларга ия булу өчен, елдагыча, язылган квитанцияләрегезне 10 майдан соң махсус әрҗәгә китереп салырга кирәк булачак.

Ә хәзергә алдагы яртыеллыкка квитанция рәсмиләш-терергә ашыгыгыз. Моннан тыш, альтернатив язылу да дәвам итә. Бу очракта аның бәясе 420 сум. Газетаны үз теләгегез буенча редакциядән яки "Тургай" сәүдә үзәге янындагы "Сибирское здоровье" павильоныннан килеп алырга кирәк булачак.

Почтада язылганда газетабызның 2017 елның киләсе яртыеллыгына бәясе халык өчен 648 сум, оешма-предприятиеләргә 738 сум. Бу мөһим эшне соңга калдырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев