Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

2024 елның беренче көнендә Татарстанда һава температурасы -20 градуска кадәр түбәнәячәк

Яңа елның беренче көнендә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, көндез урыны белән бераз кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртән кар, җепшек кар явачак, кайбер районнарда буран көтелә. Көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә искән җил юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртә, төнлә һәм иртән аның тизлеге урыны белән 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көн дәвамында һава температурасының түбәнәюе көтелә: кичен термометрның терекөмеш баганасы -10..-15 градус, төньяк районнарда -20 градуска кадәр төшәчәк.

Татарстанлыларны шулай ук юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре хакында кисәтәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев