Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

2025 елда Федераль Сабантуйны Якутия кабул итәчәк

2025 елда Саха-Якутия Республикасы XXV Федераль Сабантуй уздыру урыны булырга тиеш.

Бу чараны оештыру турында Якутия Хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Местников һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе фикер алышты. Бу хакта Якутия-Саха мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Федераль Сабантуй Якутия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек кысаларында оештырыла торган чараларның бер өлеше булачак. Узган 2022 елда республикалар икътисад, эшкуарлыкны үстерү, туризм һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек турында берничә килешүгә кул куйды.

«Уртак хезмәттәшлек һәм диалог ярдәмендә без Якутия ягыннан да, Татарстан оештыру комитеты ягыннан да әлеге чараны бик югары дәрәҗәдә оештыра алырбыз дип ышанам. Россиянең күпмилләтле халкы өчен үткәрелә торган бу бәйрәм кызыклы, әһәмиятле булыр һәм республикабызда яшәүчеләрне һәм кунакларны күп җыяр дип ышанам», — дип белдерде Сергей Местников.

Үз чиратында Васил Шәйхразыев Сабантуйның традицион якут бәйрәме Ысыах (Җәй бәйрәме) белән тышкы параллельләре булуына, әмма эчке эчтәлеге белән аерылып торуына игътибар итте. Сабантуйны язгы кыр эшләреннән соң, ачык мәйданда, бай мәдәни һәм спорт программасы белән үткәрәләр, дип билгеләп үтте ул.

Якутиягә кадәр, киләсе 2024 елда Федераль Сабантуйны Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Ола кабул итәчәк.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Якутск шәһәрендә тантаналы рәвештә бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәле куелган Казан скверы ачылды. Бу шәһәргә эш сәфәре вакытында Васил Шәйхразыев Татарстан белән Якутия дуслыгы турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев