Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Африка чумасы баш күтәрмәсен

Илнең төрле төбәкләрендә АЧС әледәнәле баш күтәрә.

Күптән түгел әлеге вирус геномы Ульяновск өлкәсенең Сурск районының Лава авылындагы бер крестьян-фермер хуҗалыгында үлгән дуңгызларның патологик материалын тикшергәндә ачыкланган. Әлеге территориянең Буадан 100 километрдан да азрак ераклыкта урнашуы сәбәпле, шушы көннәрдә район башкарма комитетында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең дуңгызларның африка чумасы буенча чираттан тыш утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашты. Ул авыруның соңгы көннәрдә өлкә буенча актив тарала башлавын әйтте һәм аның районга үтеп керү куркынычы зур булуы турында кисәтте. Шуңа да белгечләр аның таралуына юл куймау максатында сак булырга, дуңгызларның африка чумасы белән авыруына шик туганда кичекмәстән дәүләт ветеринария белгечләренә хәбәр итәргә һәм авыру, авыруга шикле дуңгызларны изоляцияләргә, барлык төр йорт хайваннарын, шул исәптән кошларны да суюны, аларны һәм сугым продуктларын реализацияләүне туктатырга чакыра. Дуңгызларның африка чумасын профилактикалау белән бәйле сораулар килеп туганда (843) 278-93-53 телефон номеры буенча “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең ветеринария күзәтчелегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев