Көзге каникуллар 28 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Кызганычка каршы юлларда балалар имгәнүе белән бәйле аварияләр саны югары булып кала. Республикада 9 айда юлларда 358 бала имгәнгән, ә 14 бала алган җәрәхәтләрдән һәлак булган.
Буа районы буенча дәүләт автоинспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел район юлларында да 3 бала җәрәхәтләнү алган. Көзге каникул вакытында урыннарда юл инспекторлары тарафыннан рейдлар оештырылачак. Юлларны аркылы чыкканда кагыйдәне санга сукмаган кече яшьтәге җәяүлеләрне дә туктатып, испекторлар кисәтәчәкләр. Шулай ук алар юл хәрәкәтенең яшь инспекторлар отрядлары белән берлектә рейдлар оештырачаклар. Әти-әниләрне көннәр кыскару сәбәпле, балаларның киемнәрендә һәм сумкаларында яктылык кайтаргыч элементлар булдыру турында да онытмаска чакыралар.
Нет комментариев