Шушы көннәрдә СВОда ярдәм итүгә теләктәшлек күрсәтеп, Алабуга районыннан гуманитар ярдәм килеп ирешкән.
Бу хакта штабның рәсми төркемендә хәбәр иттеләр.
«Безнең көч бердәмлектә! Алабуга волонтерларына хәрбиләребезгә күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәтен җиткерә!
Алабугалылар алгы сызыктагы егетләргә тапшыру өчен коры ашлар, боткалар һәм пылау китерделәр. Өй ризыгы ул туган як җылысы, кайгырту һәм ышанычлы тыл терәге дә. Волонтерларга фидакарь хезмәтләре, изгелекләре һәм бердәмлекләре өчен тирән хөрмәтебезне белдерәбез,”дип язалар.
Буалы волонтерлар август уртасында Буадан СВОда хезмәт итүче егетләр янына гуманитар йөк илтергә китәчәкләрен искәртәләр. Әлеге эштә райондашларыбызны да актив булырга чакыралар.
Нет комментариев