Шәһәребезенең “Кояшкай” балалар бакчасында узган“Татар малае,татар кызы 2026”конкурсы чын мәгьнәседә бәйрәм төсе алып узды.
Бәйгенең максаты мәктәпкәчә яшьтәге сәләтле балаларны ачыклау,иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру,гореф-гадәтләрне өйрәнү,ана теленә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру.
Бәйгедә бакчага йөрүче унбер бала катнашып,”Үзем белән таныштыру”визит карточкасы,”Татар халык йолалары”иҗади конкурсы,“Әбием сандыгы”милли йолалар биремнәрен үтәп үзләрен төрле яклап сәләтләрен күрсәтте.
"Сайлавы авыр булды"
Жюри төркемендә эшләгән район мәдәният йорты методисты, “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешма җитәкчесе Гайнуллова Н.Ф, шәһәр мәктәпләреннән килгән укытучылар, 1нче номерлы мәктәптән Ф.З. Хәйретдинова, М.Вахитов ис.гимназиядән Г.Р. Гиниятуллиналарга конкурсантлар арасында иң осталарын сайлап алу җиңелләрдән булмады,балаларның һәрберсе дә сәләтле,кыю,әдәпле.Гаиләдә,дәү әниләреннән милли ризык пешерү осталыгына өйрәнүләрен дә,каз каурыеннан май канаты ясау, орчык” белән эш итә белү,догаларны яттан укый белүләре,гармунга кушылып иркен итеп җырлаулары белән дә сокландырды.
Милли тәрбия алып үсүче балаларның һәрберсе җиңүче,һәрберсе талантлы.
Бәйгегә әзерләүче тәрбияче,музыка укытучыларының да әлеге эшкә зур көч куюлары күренеп тора.
“Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче Ислам Бакиров“Татар малае 2026”,Светофорик” бакчасына йөрүче Арина Камартдинова “Татар кызы 2026”статусына ия булды.
Номинацияләр төрле булды
Алтынчәч”балалар бакчасыннан Кәлимуллина Камилә“Милли традицияләрдә тәрбияләнгән кыз”,“Ромашка“балалар бакчасына йөрүче Гайнуллин Ризван“Милли традицияләрдә тәрбияләнгән малай”,“Аленушка”балалар бакчасыннан Валеева Айшә“Иң талантлы кыз”,“АБВГДЕЙка балалар бакчасына йөрүче Шакирҗанов Раян“Иң талантлы малай”,“Ак каен”балалар бакчасына йорүче Валеев Имиль“Иң тырыш егет”.
Һәр номинациядә бүләкләнделәр
“Әкият”бакчасыннан Фәсхетдинова Аделина“Иң тырыш кыз”,
“Миләшкәй”балалар бакчасына йөрүче Асадуллина Сәйдә“Иң матур сәхнә образы,“Теремок” балалар бакчасыннан Камалтдинов Расул “Иң матур сәхнә образы”,“Йолдызкай”бакчасыннан Хәйретдинова Амина “Иң тырыш кыз” дип танылды.
Нет комментариев