Алмаз Баһаветдинов Суворов медале белән бүләкләнде
Кичә, бүген, иртәгә

Алмаз Баһаветдинов Суворов медале белән бүләкләнде

Якташыбызга шушы көннәрдә Суворов медале тапшырылды.

Махсус хәрби операциядә катнашучы Алмаз Баһаветдинов күкрәгендә Батырлык ордены йөртә инде.

Күптән түгел ул әти-әнисе янына отпуск ялына да кайткан. Беррәттән шәһәрдә аның фотосы белән урнаштырылган баннерны да барып караган.

— Улым күп сөйли торган түгел. Бары елмайган гына иде. Медальне бирүләре хакында кыскача әйтте дә бетте. Улыбызның алган дәүләт бүләкләре белән горурланабыз. Иң мөһиме — исән-сау булсын, орденмедальләренең рәхәтен күрергә язсын, — диде әнисе Рамия Баһаветдинова.

Молодец, Алмаз, җиңү белән әйләнеп кайт!


Нет комментариев